16+

Бүген Россиядә эшмәкәрлек көне

Россия эшмәкәрлек көне ел саен 26 майда билгеләп үтелә. Бу көн Россия Федерациясе Президентының “Россия эшмәкәрлек көне турындагы” Указы белән гамәлгә куелган.

Бүген Россиядә эшмәкәрлек көне

Россия эшмәкәрлек көне ел саен 26 майда билгеләп үтелә. Бу көн Россия Федерациясе Президентының “Россия эшмәкәрлек көне турындагы” Указы белән гамәлгә куелган.

Россиядә эшмәкәрлек көне - иң яшь бәйрәмнәрнең берсе. Казанда быел бәйрәм рәсми рәвештә 11нче тапкыр үткәрелә. Эшмәкәрлек көненә багышланган тантаналы чара кичә Казанда Сәүдә-сәнәгать палатасында узды. 

Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин эшмәкәрләрне бәйрәм белән котлады һәм 1992 елда Минтимер Шәймиев указы белән оештырылган Сәүдә-сәнәгать палатасы тарихы турында сөйләде.
2017 елда Татарстанда кече һәм урта бизнеска ярдәм итү өчен 1 млрд 250 млн сум акча кертелгән, аның 250 млн сумы – федераль бюджеттан.
Премьер-министр сүзләренчә, хәзер Татарстанда 4 социаль-икътисадый үсеш территориясе бар – алар Чаллы, Түбән Кама, Чистай һәм Яшел Үзәндә. 65 сәнәгать паркы, муниципаль мәйданчыклар, бизнес-инкубаторлар бар. 

ТР Сәүдә-сәнәгать палатасында бәйрәм чарасы кысаларында Татарстан Конституцион суды белән Сәүдә-сәнәгать палатасы арасында үзара элемтә һәм бушлай юридик ярдәм күрсәтү турында килешү имзаланды. Документны Татарстан Конституцион суды рәисе Фәрхәт Хөснетдинов белән Сәүдә-сәнәгать палатасы рәисе Шамил Агиев имзалады.

фото: tkp-nadym.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading