16+

«Безгә юрист та, психолог та, артист та булырга туры килә»

Казан Ратушасында Татарстанда халык мөрәҗәгатьләре белән эшләгән елның иң яхшы территориаль иҗтимагый үзидарәләрен бүләкләделәр. Әлеге иҗтимагый оешмаларның эшчәнлеген нәтиҗәле итү, җирле мәсьәләләрне хәл итү өчен халыкны социаль яктан активлаштыру максатыннан оештырылган бәйге быел дүртенче тапкыр үтте.

Казан Ратушасында Татарстанда халык мөрәҗәгатьләре белән эшләгән елның иң яхшы территориаль иҗтимагый үзидарәләрен бүләкләделәр. Әлеге иҗтимагый оешмаларның эшчәнлеген нәтиҗәле итү, җирле мәсьәләләрне хәл итү өчен халыкны социаль яктан активлаштыру максатыннан оештырылган бәйге быел дүртенче тапкыр үтте.

«Татарстан Муниципаль берәмлекләре советы» ассоциациясе рәисе Әгъзам Гобәйдуллин сүзләренчә, бүгенге көндә республикада шундый 362 оешма эшләп килә. Алар үзләренә 1,5 миллион халыкны җәлеп иткән. Бу республика халкының 40 проценты дигән сүз.

– Аларның санын тагын да арттыру теләге бар. Татарстан Президенты да Территориаль иҗтимагый үзидарәләрне үстерү мәсьәләсенә зур игътибар бирә. Быел бу максатларга 70 миллион сум акча бирелде. Әлеге оешмалар хакимият белән халык арасында элемтә булдыра, аларны бәйләп торучы чылбыр ролен үти. Президент үзенең юлламасында хакимият органнары халык белән эшләүдә шул җирдә яшәүче актив кешеләргә таянырга тиеш дип билгеләп үтте. Оешмалар җәмгысе 28 меңнән артык төрле спорт, мәдәни һәм башка социаль чаралар үткәргән, үз җирлекләрен яшелләндергән, төзекләндергән. Әлеге зур саннар артында көндәлек зур эшләр һәм зур тырышлык тора. Моның өчен сезнең барыгызга да рәхмәтемне җиткерәм. Сез халыкның тормыш сыйфатын күтәрүгә үзегездән зур өлеш кертәсез, – диде ул җиңүчеләрне котлау тантанасында.

Бәйгегә килгәндә, аны үткәрү өчен республика бюджетыннан 50 миллион сум акча бүлеп бирелгән. Җиңүчеләр өч төркемгә бүленгән: беренчесе – Казан һәм Чаллы шәһәр округлары, икенчесе – 60 меңнән күбрәк кеше яшәгән шәһәрләр, өченчесе – 60 меңнән әзрәк халкы булган шәһәрләр һәм авыл җирлекләре. Һәр төркемдә бишәр җиңүче билгеләнде. Бәйге ике этаптан торган. Беренчесе – муниципаль этап, ул һәр районда узган, аның нәтиҗәләре буенча республика этабына 153 территориаль иҗтимагый үзидарә үткән. Аларга 160 мең сумнан башлап 665 мең сумга кадәр грантлар тапшырылды. Бу сумманың күпмедер өлеше оешма рәисенә һәм активистларга премия итеп түләнә, калган өлеше җирлектә социаль эшләрне башкарганда тотыла. Бәйгегә нәтиҗә ясаганда, берничә критерий исәпкә алына: аерым алганда, халыкны мөрәҗәгатьләре, оешма җитәкчеләренең җирле хакимият киңәшмәләрендә катнашуы, мәдәни һәм спорт чараларын оештыру, халыкны территорияләрне яшелләндерү һәм төзекләндерүгә тарту, ярдәмгә мохтаҗ кешеләргә булышуы игътибарга алына.

Җиңүчеләр арасында Нурлат районының “Югары Нурлат микрорайоны” территориаль иҗтимагый совет җитәкчесе Ильяс Төхфәтуллин да бар иде. Бу аларның беренче генә җиңүләре түгел икән. 2015 елда алар беренче урынны алган булган.
– Ул вакытта  500 мең сумлык грант оттык. Әлеге акчага микрорайонда су башнясы куйдык. Халык суга бик аптырый иде. Шуның белән су проблемасын хәл итә алдык. Быелгы грант акчасына бер урамга су кертергә уйлап торабыз. Шәһәр җире булгач, бездә үзара салым акчасын җыю юк, бистә проблемаларын грантлар ярдәмендә хәл итәбез. ЛУКОЙЛ грантын оттык, аңа балалар мәйданчыгы эшләтергә ниятлибез. Без шәһәр советы белән халыкны бәйләп торучы звено. Микрорайон халкының проблемаларын җитәкчелеккә ирештерәбез, аларны хәл итү юлларын эзлибез. Миннән кала комитетта алты кеше бар. Араларында мәктәп директоры да, клуб мөдире дә, укытучы, фельдшер, пенсионерлар да бар. Башта халыкка эшләргә кирәк, аннары гына ул сиңа эшли. Без эшләп күрсәтсәк кенә, аларда ышаныч туа, аннары алар сиңа үзләре ярдәм итә башлый. Авыл җирендә күршең, туганың бар дигәндәй, анда үзара ярдәмләшеп эшләү саклана. Шәһәр җирендә халыкны җәлеп итү авыррак. Әмма без бу этапны уздык, бергәләшеп эшлибез. Зиратны чистартабыз, өмәләргә чыгабыз. Оешмабыз үз эченә 275 хуҗалыкны ала. Халык ут сүнсә дә, су бетсә дә, иң элек миңа әйтә. Мин кирәкле җиргә хәбәр итәм. Безгә артист та, юрист та, психолог та булырга туры килә. Үлем-китем булганда да безгә мөрәҗәгать итәләр. Зиратка юл ачарга, кабер казырга ярдәм итәбез. Ял көннәрендә дә, төнге сәгатьләрдә эшләргә туры килә. Яңа ел көнне төнге икедә микрорайонда су беткән иде, шуны берничә сәгатьтә хәл итеп тә куйдык. Халык өчен халыкка таянып эшлибез, – дип сөйләде ул безгә.

Алексеевск районының «Восточный» территориаль иҗтимагый үзидарәсе бәйгедә беренче урынны алды. Оешма рәисе Елена Макарихина әйтүенчә, иҗтимагый үзидарәләр халык өчен актуаль булган социаль проблемаларны чишәргә ярдәм итә.

– Моннан тыш, без халыкны берләштерәбез. Соңгы елларда, кызганыч, күршеләр дә аралашып яшәми. Без исә урам, күрше, балалар бәйрәмнәре үткәреп, аларны берләштерәбез. Алар бәйрәмгә тәмле ризыклар пешереп, концерт номерлары әзерләп килә. Халык белән эшләү, аларны социаль проектларга җәлеп итү җиңел түгел. Шуңа да без иң элек аларны берләштерә торган менә шундый күңелле чаралар үткәрдек. Соңрак алар уртак мәнфәгатьләрне дә бергәләшеп чишә башлады. Бердәм булып өмәләргә чыктык. Үзебез яшәгән территорияне яшелләндерү, төзекләндерү акцияләре уздырабыз. Үзебез дә, бистә халкы да канәгать, – диде ул.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading