16+

Белем генә түгел, тәрбия дә кирәк

Замана укучысының тормышы дәресләрдән генә тормый. Баланың шәхес буларак формалашуында өстәмә белем бирүче мөгаллимнәр дә зур роль уйный.

Белем генә түгел, тәрбия дә кирәк

Замана укучысының тормышы дәресләрдән генә тормый. Баланың шәхес буларак формалашуында өстәмә белем бирүче мөгаллимнәр дә зур роль уйный.

Шуны истә тотып, 23-24 март көннәрендә Казан Ратушасында республиканың өстәмә белем бирү өлкәсендә эшләүче иң яхшы мөгаллимнәрен барладылар. Алар – «Татарстан Республикасының тәрбия һәм өстәмә белем бирү тармагының иң яхшы хезмәткәре» бәйгесе җиңүчеләре.
«Кеше тәрбияләргә» («Воспитать человека») номинациясендә җиңү яулаган Алсу Низаметдинова бәйгедә беренче тапкыр катнашса да, үзе укыткан Казанның 72нче мәктәбе укучылары белән республика, Россия күләмендәге төрле ярышларда катнашып шомарып беткән. Педагогия өлкәсендәге эш стажы алты ел.

– Балалар белән төрле бәйгеләрдә катнашу тәҗрибәм ярдәм иткәндер. Мин бит аерым бер фән укытучысы түгел. Балаларны икегә икене кушкач, дүрт була дип кенә тәрбияли алмыйм. Һәрбер балага үз формуласын табарга кирәк. Күбрәк кешелеклелек сыйфатларына басым ясыйм, – диде яшь укытучы.

Бәйге сынаулары укытучылар өчен җиңел булмаган. Алар, иң беренче булып, «визит карточкаларын» тәкъдим итәргә тиеш иде. Биредә мөгаллимнәр үзләре белән таныштырып кына калмады, ә үз тәҗрибәләреннән чыгып, бала тәрбияләү серләрен чиште. Соңыннан ачык дәрес үткәреп, үз осталыкларын практикада сынадылар. Ахырдан «Тәрбия: киләчәккә караш» дигән темага түгәрәк өстәл оештырдылар. Анда Татарстан Республикасы премьер-министр урынбасары – мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов та катнашты.


Республиканың иң яхшы сыйныф җитәкчесе дип Казанның 6нчы гимназиясе укытучысы Анастасия Росихина, иң яхшы педагог-психологы дип Галләмов исемендәге республика махсус гомумбелем бирү мәктәбе укытучысы Людмила Крючкова табылды. «Йөрәгемне балаларга бирәм» номинациясендә Казанның 22нче балалар музыка мәктәбе укытучысы Миләүшә Хәйруллина җиңү яулады.

Җиңүчеләр бәйгенең бөтенроссия этабында Татарстан исеменнән чыгыш ясаячак.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading