16+

БДИ көннәре билгеле булды

2018 елда Бердәм дәүләт имтиханнарын үткәрү вакыты билгеле булды, дип яза «Татар-информ». Әлеге мәгълүматны Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы норматив хокукый актлар проектларының федераль порталында урнаштырган.

2018 елда Бердәм дәүләт имтиханнарын үткәрү вакыты билгеле булды, дип яза «Татар-информ». Әлеге мәгълүматны Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы норматив хокукый актлар проектларының федераль порталында урнаштырган.

Документ нигезендә, 2018 елда Бердәм дәүләт имтиханнары 28 майда география һәм информатика фәннәрен тапшырудан башланачак. 30 майда - база дәрәҗәсендәге математика, 1 июньдә профильле математика буенча имтихан планлаштырылган. Химия һәм тарих буенча сынау 4 июньдә узачак. 6 июньдә - рус теле, 9 һәм 13 июньдә чит телләр (сөйләм) буенча имтихан булачак. Җәмгыять белеме - 14 июньдә, 18 июньдә биология һәм чит телләр (язмача өлеше) буенча Бердәм дәүләт имтиханнары үтәчәк. Сынауларның төп агымы 20 июньдә рус әдәбияты һәм физика белән тәмамланачак.
Өстәмә көннәр 22 июньнән 2 июльгә кадәр билгеләнгән.
Җитди сәбәбе булганнар имтиханнарны 21 марттан 4 апрельгә кадәр алдан тапшыра алачак.

Сүз уңаеннан: 2019 елдан рус теленнән телдән имтихан бирү тугызынчы сыйныфлар өчен мәҗбүри булачак. Аралашуның февральнең икенче чәршәмбесендә оештырылуы ниятләнелә, дип хәбәр иткәннәр «Известия» басмасына Рособрнадзорда.

Имтихан унберенче сыйныфлар язган йомгаклау иншасы кебек үк, зачет/незачет форматында бәяләнәчәк. Аны уңышлы тапшырмыйча, укучы йомгаклау аттестациясенә кертелми. Биремне үти алмаганнар имтиханны яңадан тапшыра алачак.
Рособрнадзорда билгеләп үтелгәнчә, яңа имтиханның гамәлгә кертелүе дәресләрдә телдән сөйләү формаларының кулланылу мөһимлеген ассызыклаячак.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading