16+

Баумандагы яңалыклар: җирнең астында кибет, өстендә – кунакханә

Бауманда, элек Нәшрият йорты урнашкан бинада төзекләндерү эшләре башлангач, халыкта кызыксыну уянды. Нәрсә булачак монда? Баксаң, Нәшрият йортында «Ногай» кунакханәсе ачылачак икән. Биредә конференц-заллар, рестораннар, сыра кайнату урыны да булыр дип көтелә. Шулай ук кунаклар өчен тренажерлар залы, SPA-үзәк тә булдырырга ниятлиләр. Шәһәр үзәгендә гадәттә, машина кую урыны юк диярлек....

Бауманда, элек Нәшрият йорты урнашкан бинада төзекләндерү эшләре башлангач, халыкта кызыксыну уянды. Нәрсә булачак монда? Баксаң, Нәшрият йортында «Ногай» кунакханәсе ачылачак икән. Биредә конференц-заллар, рестораннар, сыра кайнату урыны да булыр дип көтелә. Шулай ук кунаклар өчен тренажерлар залы, SPA-үзәк тә булдырырга ниятлиләр. Шәһәр үзәгендә гадәттә, машина кую урыны юк диярлек. Кунакханәгә килүчеләр өчен 250 автомобильгә исәпләнгән парковка да булдырылачак, ди. Ә менә Казанның үзәк урамындагы җир асты галереясен шәһәр башкарма комитеты сатарга куйган. 5,2 мең квадрат метр мәйданны биләгән җәяүле җир асты кичүендә ял итү, туризм, сәүдә оештыру планлаштырыла икән. Төзелеш эшләрен башлаган оешмага Бауман урамыннан "Кремль" станциясенә чыгар өчен җир асты кичүен булдыру эше дә йөкләнәчәк.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading