16+

Балалар лагерьда робот техникасына өйрәнәчәкләр

Быел җәйге лагерьларда Татарстаннан 215 меңгә якын баланың төрле лагерьларда ял итүе планлаштырыла.

Быел җәйге лагерьларда Татарстаннан 215 меңгә якын баланың төрле лагерьларда ял итүе планлаштырыла.

Быел җәйге каникуллар чорында балаларның лагерьлардагы ялында яңа юнәлеш буларак робот техникасы буенча республика профильле сменасы оешачак. Татарстанда барлыгы 1020 мәктәп яны лагере эшләячәк. Анда 61 меңнән артык бала ял итәр дип планлаштырыла. Шулай ук профильле стационар, чатырлы, Кырым һәм Краснодар крае, Кара диңгез яры буенда урнашкан лагерьларда да ял итә алачак укучылар. Шул исәптән, төрле юнәлешле 18 сменада балалар йортларында, мәктәп-интернатларда тәрбияләнүче, физик мөмкинлекләре чикле булган барлыгы 3 мең баланы җәйге ял белән тәэмин итәргә телиләр. Коррекцион мәктәпләрдә белем алучылар өчен махсус 3 сәламәтләндерү лагере эшләячәк. Хәзерге вакытта лагерьларда әзерлек эшләре бара.

Спас районында татар теленнән сөйләм практикасы белән төбәкара чатыр лагере оешыр дип көтелә. Анда чит төбәкләрдән, башка илләрдән дә спорт ярышларында, олимпиадаларда җиңүче 600ләп бала катнашыр дип көтелә.

Актаныш районында балалар һәм яшьләрнең интеллектуаль иҗатының "Агыйдел" төбәкара форумы уздырылачак. Монда чуашларның милли-мәдәни автономиясеннән чуаш телендә сөйләм практикасы белән смена оештыру гаризасы да кабул ителгән.

Татарстан бюджетыннан быел балаларның ялын оештыру максатында 1 миллиардтан артык акча бүлеп бирелгән. Бюджет оешмалары хезмәткәрләре балалары өчен юлламаларга чыгымның 85 процентын республика бюджеты компенсацияли.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading