16+

Автомобильләргә техник тикшерү узу кагыйдәләре үзгәрде

2018 елның 22 февраленнән транспорт чараларын техник тикшерү уздыру (техосмотр) кагыйдәләрен катгыйландырылды, дип яза “Татар-информ”.

2018 елның 22 февраленнән транспорт чараларын техник тикшерү уздыру (техосмотр) кагыйдәләрен катгыйландырылды, дип яза “Татар-информ”.


Аның нигезендә, руль көчәйткечендә кимчелекләре булган автомобильдә йөрү тыела. Яңа кагыйдәләр фараларга үтә күренмәле яки төсле оптик детальләр урнаштырырга рөхсәт итми. Пыяла чистарткыч һәм юдыргычларны сүтеп алырга ярамый. Кагыйдәләрнең элеккеге вариантында эшли торган бер «дворник» һәм пыяла чистарткыч белән йөрергә рөхсәт ителә иде.
Ут сүндергеч һәм авария очрагында туктау билгесеннән тыш, машинада медицина аптечкасы да булырга тиеш. Шиплы шиналарның транспорт чарасының барлык тәгәрмәчләренә дә урнаштырылуы шарт. Әгәр автомобиль хуҗасы әлеге кагыйдәләрнең берәрсен бозса, техник тикшерү үтә алмаячак.
Шулай ук әлеге процедураны үтү вакыты да кими. Авырлыгы 5 тоннадан артмаган автобуслар өчен ул 59 минуттан 54 минутка калдырылды, авырлыгы аннан артып киткән транспорт чаралары өчен 72 минут урынына 65 минут, ә җиңел машиналар өчен элеккегечә 30 минут тәшкил итә.


 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading
2
X