16+

Ашлыкларны тикшерү нәтиҗәсендә начар сыйфатлы продукция ачыкланган

2018 елның 1 кварталында «Ашлык сыйфатын бәяләү үзәге» ФДБУнең Татарстан Республикасы филиалы белгечләре 1362 партия ашлык һәм аның эшләнмәләрен тикшерделәр һәм аларның сыйфатын бәяләделәр.

2018 елның 1 кварталында «Ашлык сыйфатын бәяләү үзәге» ФДБУнең Татарстан Республикасы филиалы белгечләре 1362 партия ашлык һәм аның эшләнмәләрен тикшерделәр һәм аларның сыйфатын бәяләделәр.

Аның гомуми массасы 106,1 мең тонна тәшкил итә. 14 мең тикшерү уздырылды, дип хәбәр итә Татарстан Авыл хуҗалыгы министрлыгы матбугат үзәге.

Тикшерү нәтиҗәсендә 10,2 мең тонна начар сыйфатлы продукция ачыкланды. Шул исәптән: чит ис кергән ашлык – 4,2 мең тонна, корткычлардан зарарланган икмәк запасы – 1,2 мең тонна, иминлек күрсәтечләре буенча максималь рөхсәт ителә торган норма (МДУ) артып киткән ашлык – 90 тонна, макроикътисадый күрсәткечләргә (НД) һәм башка күрсәткечләргә туры килми торган продукция – 4,8 мең тонна.

Татар-информ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading