16+

Алабугада нык хуҗалыклар эшли

Татарстанда язгы кыр эшләре дәвам итә. Һава торышының җылы, аяз торуы да файдага.

Татарстанда язгы кыр эшләре дәвам итә. Һава торышының җылы, аяз торуы да файдага.

Алабуга кырларындагы чәчү эшләре белән Татарстан лидеры Рөстәм Миңнеханов якыннан танышып кайтты. Әлеге эшлекле сәфәрдә катнашкан Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов фикеренчә, Алабуга районы - авыл хуҗалыгы үсеше буенча республиканың тотрыклы муниципалитетларының берсе, биредә нык хуҗалыклар эшли. Авыл хуҗалыгы предприятиеләре сөтне сату бәяләре түбән булуын белдерде. Марат Әхмәтов сөтнең үзкыйммәтен бары тик туклыклы азык ашату исәбенә генә төшерү мөмкин булачагын искәртте.

ТР Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Алабуга районының Танайка авылында физкультура-сәламәтләндерү комплексын ачу тантанасында да катнашты. Шулай ук Мальцево авылында мәдәният йортын да ачтылар.

- Без авылны сакларга тиеш, шул ук вакытта авыл хуҗалыгын иң мөһим юнәлешләрнең берсе дип саныйбыз. Башка илләрдән кертелә торган продуктларның сыйфаты югары түгел, иң яхшы продуктны үзебез җитештерәбез. Барлык программаларыбыз да авылларга ярдәм итүне максат итеп куя, - диде Рөстәм Миңнеханов һәм клубның матди базасын ныгыту өчен 100 мең сумга сертификат тапшырды.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading