16+

АКШ очучысы Сүриядә һәлак булган Филипповның гаиләсенә ярдәм итәргә җыена

Роман Филиповның Сүриядә һәлак булуы АКШның Һәрби һава көчләре очучысы Стив Солны да битараф калдырмаган һәм ул Россия очучысының гаиләсенә ярдәм итәргә теләге барлыгы турында белдергән.

Роман Филиповның Сүриядә һәлак булуы АКШның Һәрби һава көчләре очучысы Стив Солны да битараф калдырмаган һәм ул Россия очучысының гаиләсенә ярдәм итәргә теләге барлыгы турында белдергән.

Стив әлеге вакыйганы җентекләп өйрәнгән һәм хәрби дуслары өчен үзен корбан иткән Романга соклануын яшермәгән.

"Искиткеч яхшы кеше һәлак булган, аның белән таныш булмавым кызганыч”, дигән Америка очучысы. Филипповның башка чарасы булмавын һәм дөрес юлны сайлавы турында сөйләгәндә Сол күз яшьләрен тыя алмаган, аның якыннарына акча күчерергә тәкъдим иткән. Ул шулай ук Россияне яратуы турында хат та язган. 2015 нче елда Мәскәүдә хәрби парадта катнашып, Россиядә күргәннәренә исе китеп кайткан булган. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading