16+

«Ак калфак» иҗтимагый оешмасының Казан шәһәре буенча җитәкчесе билгеләнде

Казанның Абдулла Алиш исемендәге 20нче гимназиясендә, башкалабыз мәктәпләрендә һәм балалар бакчаларында эшләүче мөгаллимнәр, тәрбиячеләр, укучы балалар катнашында, зур утырыш узды. Аны Бөтендөнья «Ак калфак» иҗтимагый оешмасының җитәкчесе Кадрия Идрисова алып барды.

«Ак калфак» иҗтимагый оешмасының Казан шәһәре буенча җитәкчесе билгеләнде

Казанның Абдулла Алиш исемендәге 20нче гимназиясендә, башкалабыз мәктәпләрендә һәм балалар бакчаларында эшләүче мөгаллимнәр, тәрбиячеләр, укучы балалар катнашында, зур утырыш узды. Аны Бөтендөнья «Ак калфак» иҗтимагый оешмасының җитәкчесе Кадрия Идрисова алып барды.

Чараның гимназия укучыларының чыгышлары белән башланып китүе аңа бәйрәм рухы бирде. Кадрия Идрисова «Ак калфак» иҗтимагый оешмасының эшчәнлегенә тукталды, халкыбызның балага исем кушу, мунчага кертү йолалары, табын әдәпләре турында эчтәлекле чыгыш ясады, кызыксындырган сорауларга җавап бирде.

Әлеге утырышның нәкъ менә шушы гимназиядә узуы очраклы гына түгел иде. Батыр әкиятче исемен горур йөртүче әлеге уку йорты милләтебезнең киләчәге өчен шактый эшләр башкара. Менә инде биш елдан артык республикабызның яшь каләм ияләрен барлый торган иҗат конкурсы уздыра, җиңүчеләрнең эшләрен туплап, җыентыклар да бастыра. Гимназиядә танылган балалар язучыларына багышланган «Алиш варислары» дигән музей да уңышлы эшләп килә. Күптән түгел генә милли җәүһәрләребезне туплаганы да ишекләрен киң ачты. Билгеле инде, бу – гимназиянең тынгысыз һәм шигъри җанлы директоры Рәхимә Арсланова һәм коллективның уртак тырышлыгы нәтиҗәсе. Кечкенәдән шәхесләребезне күреп үссеннәр дип, гимназия директоры укучылары белән төрле кичә-бәйрәмнәргә барып, талантлы курайчыларының чыгышы белән язучыларыбызның юбилей тантаналарын бизи.

Чып-чын милли бәйрәмне хәтерләткән бу утырышта Казан шәһәре буенча «Ак калфак» иҗтимагый оешмасының җитәкчесе дә билгеләнде. Бу җаваплы һәм бүген аеруча да мөһим вазифага бертавыштан Абдулла Алиш исемендәге 20нче гимназия директоры, Каюм Насыйри премиясе лауреаты Рәхимә Арсланова сайланды. Аның ярдәмчеләре – «Ак калфак»ның актив әгъзалары тарафыннан киләчәккә эш планнары да билгеләнде.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading