16+

«Ак Барс» белән «Нефтяник» хәйриячелеккә 200 мең сум җыйган

Континенталь хоккей лигасында Олимпиада белән бәйле рәвештә тәнәфес барлыкка килде. Әмма хоккейчылар кул кушырып утырмый – алар, үзара иптәшләрчә уеннар уздырып, осталыгын ныгыта.

Континенталь хоккей лигасында Олимпиада белән бәйле рәвештә тәнәфес барлыкка килде. Әмма хоккейчылар кул кушырып утырмый – алар, үзара иптәшләрчә уеннар уздырып, осталыгын ныгыта.

«Ак Барс» узган якшәмбедә Югары лигада чыгыш ясаучы Әлмәтнең «Нефтяник» командасы белән контроль уен уздырды. Киеренке көрәштә Әлмәт нефтьчеләре исәпне беренче булып уенның икенче өлешендә ачуга иреште (гол авторы – Александр Чиглинцев). Казанлылардан Данис Зарипов, Александр Бурмистров, Антон Глинкин һәм Дмитрий Обухов, дүрт алка кертеп, 4:1 исәбенә әлмәтлеләрне җиңүгә иреште. Билет сатудан кергән акча хәйриячелеккә тапшырылачак, барлыгы 200 мең сумнан артык акча җыелган.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading