16+

9 сыныф укучысы пычак белән укытучыга ташланган, сыйныфка ут төрткән

Башкортстанда Стәрлетамак шәһәрендә тугызынчы сыйныф укучысы 1нче мәктәпкә килеп кергән. Пычак белән кешеләрне яралаган, аннан сыйныфка ут төрткән.

Бу турыда Татар-информ ufa1.ruга сылтама белән хәбәр итә.

Агентлык хәбәре буенча, бу егет дәрескә кермәгән, коридорда утырып торган. Укытучы аны сыйныфка алып кергән. Шунда бу егет сыйныфташының кулын пычак белән яралаган. Аннан укытучыга ташланган.

Паника башлангач, сыйныфка бензин сибеп, ут төрткән.

Шуннан бу егет үзенә-үзе кул салырга тырышып караган.
Хәзерге вакытта укучылар эвакуацияләнгән. Урында табиблар, янгын сүндерүчеләр, полиция эшли.
 
Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading