16+

9 ил һәм 20 төбәк татарча диктант язачак

25 ноябрь көнне сәгать 10:00 да - 9 илдә һәм 20 төбәктә “Татарча диктант” акциясе узачак.

9 ил һәм 20 төбәк татарча диктант язачак

25 ноябрь көнне сәгать 10:00 да - 9 илдә һәм 20 төбәктә “Татарча диктант” акциясе узачак.

Акциянең максаты – татар телендә хатасыз язарга өйрәтү, әдәби татар телен кулланучыларның даирәсен арттыру, орфографик һәм грамматик хаталарны тикшерү, дип хәбәр итә "Татар-информ".

"Татарча диктант" 9 илдә һәм 20 төбәктә - Казан, Мәскәү, Санкт-Петербург, Ижау, Уфа, Екатеринбург, Төмән, ХМАО, Новосибирск, Саратов, Иваново, Самара, Пермь, Омск, Мари Эл, Әстерхан, Иркутск, Волгоград, Алтай һәм Казахстан, Кыргызстан, Германия, АКШ, Гарәп Әмирлекләре, Украина, Чехия, Әзербайҗанда узачак. Һәр теләгән кеше, диктант язуда катнашып, татар телен белү дәрәҗәсен тикшереп карый ала.

Катнашучылар татар теленнән орфографик һәм грамматик хаталарын тикшерер өчен татар әдәбиятының классик язучысы әсәреннән өзек язачаклар. Татар теленнән диктантларны күренекле тел белгечләре һәм профессорлар тикшерәчәк. Белем бирү акциясенең һәр мәйданында диктант текстын атказанган сәнгать эшлекләре, язучылар һәм танылган алып баручылар укыячак.

Казанда “Татарча диктант” түбәндәге адреслар буенча узачак:


1. Штаб креатив индустрия резиденциясе (Татарстан ур. 20);
2. КФУның, Л.Толстой исемендәге филология һәм мәдәниятара багланышлар институты (Татарстан ур. 2, 3 этаж, актлар залы);
3. КДМУның беренче уку-укыту бинасы (Бутлеров ур. 49);
4. Казан милли тикшеренү технология университеты (Карла Маркса урамы 72, Б103)

Акцияне оештыручылар – Бөтендөнья татар яшьләре форумы, Казан федераль университетының Л.Толстой исемендәге филология һәм мәдәниятара багланышлар институты, “Каюм Насыйри институты” фәнни-белем үзәге, Бөтендөнья татар конгрессы, Татарстан Республикасының яшьләр һәм спорт министрлыгы.

Сайтка сылтама: http://diktant.tatar
Социаль челтәрләргә сылтама: https://vk.com/tatdiktant
https://www.facebook.com/events/314792865552434
 

<iframe width="854" height="480" src="https://www.youtube.com/embed/6QVfyf7sRqM" frameborder="0" gesture="media" allowfullscreen></iframe>

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading