16+

«12 мең сумымны 24 мең иттереп кайчан алырга мөмкин? »

Мин – пенсионер. 2009 елдан бирле пенсияне финанслау (софинансирование) программасында катнашам. 2013 һәм 2014 елларда исәп счетыма 12шәр мең сум акча салган идем, аларны икеләтә арттырып алдым. 2015, 2016 елларда кабат кертемнәр күчердем, ләкин икеләтелгән сумманы бирмиләр. Ул акчаларны кайчан алып булыр икән? Мәдинә Фәйзуллина, Яшел Үзән.

Вахитов районы пенсия бүлеге хезмәткәре Галина Габдерәшитова аңлатуынча, 2014 елның 21 июленнән кергән закон нигезендә, бер тапкыр бирелә торган түләүләр өлкәсендә кагыйдәләр үзгәрде. Пенсияне финанслау программасы буенча икеләтелгән суммадагы акчаны алганнан соң, хәзер пенсия тупланмаларын бары биш ел узгач кына кабат алырга була. Моны «биш еллык чор» дип йөртәләр. Әйтик, сез 2015 елда пенсия тупланмаларын бер тапкыр алгансыз икән, киләсе түләүләрне бары биш ел узгач, ягъни 2020 елда гына алырга хокукыгыз бар.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading
2
X