16+

10 яшьлек кыз язгы ташу суына батып үлгән

Татарстан гына түгел, язгы ташудан Чувашстан республикасы да зыян күрә. Биредәге авылларда Бола, Ырым, Карлы елгаларыннан ташып чыккан сулар төшә.

Татарстан гына түгел, язгы ташудан Чувашстан республикасы да зыян күрә. Биредәге авылларда Бола, Ырым, Карлы елгаларыннан ташып чыккан сулар төшә.

Язгы ташу аркасында, Шомыршы районының Байтирәк дигән чуаш-татар авылында хәтта зур фаҗига да булган. Монда 10 яшьлек кыз суга батып үлгән. Әлеге авыл Буа районына агучы Карлы елгасы ярында урнашкан, бала белән фаҗига елгада түгел, ә аңа агучы ерынтыда килеп чыга. Өч бала кичке якта су тирәсендә уйнаган. Ике бала өйләренә кайткан. Өченчесе – Эльвира Тәпитова суга батып үлгән.
- Без ул урынны күпер елгасы дип атыйбыз. Кыз бала шушы урынга төшеп киткән. Кич белән эзләп таптык, - дигән әлеге авылдан Фаяз хәзрәт.
Хәзер бу хәлне тикшерү эшләре бара.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading