Шәһри Казан

Уңайлы мохит проектын тормышка ашыру буенча Татарстан беренче урынга чыккан

Уңайлы мохит максатчан проектын тормышка ашыру буенча төбәкләр рейтингында Татарстан беренче урынга чыккан. Бу хакта Россиянең төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Михаил Мень вакытында белдерде.

Министрлык рейтингында 77 мөмкин булган баллның 68ен җыеп, Татарстан беренче урынга чыккан. Лидерлар рәтенә шулай ук Калуга өлкәсе һәм Чечня республикасы да кергән. Аларның нәтиҗәсе – 67 һәм 66 балл.

Төбәкләрне норматив база кабул итү срокларын үтәү, кешеләрне җәлеп итү формаларының саны, торак-коммуналь хуҗалыгының дәүләт мәгълүмати системасындагы эше, төгәлләнгән төзелеш эшләре һәм башкалар буенча бәяләгәннәр.  

Реклама

Михаил Мень әйтүенчә, төбәкләрдәге проектларның тормышка ашуын, бу эшкә җитәкчеләрнең һәм халыкның җәлеп ителүен, теге яки бу шәһәрдәге үзгәрешләрне  күрү бик мөһим.  

Исегезгә төшерәбез, «Уңайлы шәһәр мохитын формалаштыру» проекты быел гына эшли башлаган иде. Моның өчен федераль бюджеттан Россия субъектларына 25 млрд сум акча бүлеп бирелде. Әлеге программа буенча ел ахырына кадәр 19 мең ишегалды һәм 2,7 меңнән артык җәмәгать мәйданы төзекләндерәчәк.  


Фото: gelio.livejournal.com

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Реклама
  • 16 ноября 2017 в 18:29
    Алмадан тәмле шарлотка ясау ысулы
  • Казандагы балалар бакчасында «Балачак китапханәсе» ачылды
  • Йөзү буенча Россия чемпионаты башланды
  • «Миркәй белән Айсылу» спектакленнән ФОТОРЕПОРТАЖ
  • Тибет медицинасы табиблары «Шәһри Казан»га кунакка килде
  • 22 ноября 2017 в 10:32
    Ноябрьдә агачлар бөреләнә
    Узган ел бу вакытта җиргә ак кар яткан иде. Быел исә көн дә яңгырлар ява һәм ноябрьнең алдагы еллар белән чагыштырганда җылырак килүе сәбәпле, агачлар бөреләнә.
    79
    0
    0