16+

Татарстанда югалган чаңгычы хатын-кызның мәетен тапканнар

Түбән Кама районының Кызыл Чишмә бистәсендә урнашкан «Алнаш» базасында ял иткән вакытта чаңгы шуарга чыгып киткән 29 яшьлек хатын-кызның 11 тапкыр пычак белән кадалган мәетен тапканнар.

Түбән Кама районының Кызыл Чишмә бистәсендә урнашкан «Алнаш» базасында ял иткән вакытта чаңгы шуарга чыгып киткән 29 яшьлек хатын-кызның 11 тапкыр пычак белән кадалган мәетен тапканнар.

Бирегә кечкенә кызы һәм ире белән ял итәргә килгән ханым үзе генә чаңгы шуарга чыгып китән булган. Телефонына шалтыратып та элемтәгә чыга алмаган ире аны эзләргә чыккан. Таба алмагач, ярдәм сорап, мөрәҗәгать иткән. Волонтерлар аның хатынының мәетен база территориясенә караган урманда тапканнар.

Әлеге факт буенча җинаять эше ачылды.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading