16+

Рөстәм Миңнеханов эстафетаны кабул итеп алды

Милләтләр эшләре буенча федераль агентлык башлыгы Игорь Баринов «Халыкара зарядка 180318: чемпионнар сайлау!” дип аталган бөтенроссия эстафетасында катнашты, дип хәбәр итә ведомство матбугат хезмәтенә сылтама белән ТАСС агентлыгы. Әлеге эстафета Россия Президенты сайлауларына багышлана.

Милләтләр эшләре буенча федераль агентлыгы башлыгы борыста (перекладина)18 тапкыр тартылды һәм эстафетаны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка, шулай ук Олимпия чемпионнары Вячеслав Фетисов белән Сергей Чепиковка тапшырды.

Эстафета 18 мартка кадәр Россиянең төрле төбәкләрендә узачак. Акциядә катнашучылар 180 318 күнегү ясар дип көтелә. Әлеге сан тавыш бирү көнен символлаштыра, дип аңлатма бирә агенлыкның матбугат хезмәте.
«Халыкара зарядка 180318: чемпионнар сайлау!” эстафетасына беренчеләрдән булып Төньяк Кавказ төбәкләрендә яшәүчеләр кушылачак.

Беренче массакүләм тренировка 5 март көнне Чечняда узачак.
Акциягә социаль челтәрләрдә кушылырга мөмкин. Моның өчен 18 мартка кадәр үз тренировкаңны видеога төшереп #ВыборЧемпионов180318, #ТвойГолосРешает һәм #ПроГолосуй180318 хэштеглары белән социаль челтәрләргә куярга кирәк. Җиңүчеләргә Александр Карелин, Вячеслав Фетисов, Николай Валуев кебек танылган спортчыларның имзасы куелган футболка бүләк ителәчәк.

Фото: president.tatarstan.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading