Якташыбыз Дмитрий Чаллының 32 мәктәбендә, 6 музыка мәктәбендә, сәнгать училищесында белем алган. Соңрак Собинов исемендәге Саратов консерватриясен тәмамлаган. Соңгы елларда Надежда Бабкина җитәкчелегендәге «Русская песня» театрында чыгыш ясаган. Дмитрий Калинин Россиядә беренчеләрдән булып, дөньяга танылган музыкаль хитларны электрон эшкәртү белән шөгыльләнә башлаган.
Иртәгә, 5 гыйнварда, Чаллының Open-City ресторанында Дмитрий Калининны искә алу кичәсе була.
Комментарийлар