16+

Казандагы төнге атыш: гаиләдәге низаг үлем-китем белән тәмамланган

Кичә, 27 февральдә, 19:40лар тирәсендә Казанның Авангард урамында яшәүчеләр алар яшәгән йортта ату тавышы килү турында полиция бүлегенә хәбәр итәләр. Росгвардия һәм полиция хезмәткәрләре тиз генә әлеге йортка ашыга.

Фаҗига ир белән хатын арасында туган низагтан туа. Хатыны иреннән качып, абыйсы янына килгән була. Ярсыган ир исерек хәлдә, абыйсының коралыннан ут ачкан. Коткару операциясе барышында  ут ачучының гомере өзелгән. 39 яшьлек Росгвардиянең ОМОН хезмәткәре хастаханәгә барып җиткәнче үлгән, аның 3 баласы ятим калган.

Атыш вакытында тәртип сакчылары һәм әлеге йортта яшәүче берничә ир-ат төрле дәрәҗәдә яраланган.
 
Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading