Башта чаңгы сөючеләр биш чакрымлы араны үтте. Аннан соң трасса профессионаллар кулына күчте. Алар 30, 50 чакрымлык юл үтәргә тиеш.
-Бүген биредә безнең сигез алдынгы спортчы катнаша. Араларында Диләрә Сабирҗанова, Алинә Ихсанова, Артем Николаев та бар. Чит илләрдән килүчеләр дә җитәрлек. Франциядән генә дә ун кеше килде, - диде Татарстан Республикасының чаңгы ярышлары һәм биатлон федерациясе президенты Илшат Фардиев.
Сүз уңаеннан, марафонның приз фонды – 1 миллион сум.
Бүген Татарстанда актив рәвештә 1,5 миллион кеше спорт белән шөгыльләнә. Алты ел эчендә 1300 спорт объекты, шәһәр һәм авылларда 791 универсаль спорт мәйданчыгы төзелгән.
Массакүләм спорт ярышлары үткәрү Россия Президенты Владимир Путинның халыкка спортны якынайту эшчәнлеге белән бәйле. Президент 2020 елга кадәр Россия халкының 40 проценты даими рәвештә спорт белән шөгыльләнергә тиеш дигән план куйган.
-Халыкның спорт белән шөгыльләнүе аның яшәү сыйфаты күрсәткече, - ди Владимир Путин.
Комментарийлар