16+

«Каравон» гөрләде

Традиция буенча, «Каравон» рус халык бәйрәме быел да Лаеш районының Никольское авылында үтте. Бәйрәмгә Россиянең халык артисты Надежда Бабкина да чакырылган иде.

Традиция буенча, «Каравон» рус халык бәйрәме быел да Лаеш районының Никольское авылында үтте. Бәйрәмгә Россиянең халык артисты Надежда Бабкина да чакырылган иде.

“Каравон” – күпгасырлык тарихы булган рус халкының яраткан бәйрәме. Ул безнең күпмилләтле республикада татар, мари, чуваш һәм башка милләтләрнең фольклор бәйрәмнәре янәшәсендә аерым урын били. Рус фольклор фестивалендә катнашкан Татарстан премьер-министры Алексей Песошин үзенең чыгышында шулай дип билгеләп үтте.

– Фестиваль Татарстан белән Лаеш районының танылган мәдәни брендына әверелде. Утыз елга якын Никольское авылы дусларның, иҗади тарафдарларның очрашу урыны. Яшьләрне ата-бабаларның гореф-гадәтләре белән таныштыру, төрле милләт һәм дин кешеләрен күпгасырлык традицияләр нигезендә якынайту бик мөһим. Без данлы “Каравон” гаиләсенең ел саен тулылануын күрәбез, – диде премьер-министр.

Бәйрәмгә нигез салган “Каравон” ансамблен утыз еллык юбилее белән котлап, Надежда Бабкина аларга рәхмәт сүзләрен җиткерде.
– Без сезнең белән искиткеч бәйрәмне, хис-тойгыларны һәм кәефне уртаклашырга килдек. Боларның барысында да безнең зур илебез чагылыш таба. «Каравон» күркәм традициягә әйләнде. Мин чын күңелемнән республика, район җитәкчелегенә рәхмәт белдерәм, – диде Надежда Бабкина.

Бәйрәм уңаеннан яңартылган һәм зурайтылган «Каравон» тарихы музее да ачылды. Быел “Каравон”га республикабызның 40 районыннан, Казан, Чаллы шәһәрләреннән, Россиянең 11 төбәгеннән 160тан артык фольклор, вокал төркеме килгән иде. Фестивальдә халык рәхәтләнеп күңел ачты. Борынгы рус йолалары белән танышты, концерт карады, уеннар уйнады, “Осталар шәһәрчеге”ндә төрле һөнәрчелек һәм кул эшләре буенча мастер-классларда катнашты.  "Каравон"га Казаннан бушлай автобуслар да оештырылган иде.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading