16+

Баптистлар чиркәвендәге фаҗига

Кичә Техас штатының Сатерленд Спринг шәһәрендәге баптистлар чиркәвендә 26 яшьлек ир-ат утлы коралдан кимендә 26 кешене атып үтергән, тагын егермесен яралаган. 

Баптистлар чиркәвендәге фаҗига

Кичә Техас штатының Сатерленд Спринг шәһәрендәге баптистлар чиркәвендә 26 яшьлек ир-ат утлы коралдан кимендә 26 кешене атып үтергән, тагын егермесен яралаган. 

Гаепләнүче ир-ат чиркәүдә гыйбадәт кылучыларга ут ачканнан соң машинасына утыра һәм җинаять урыныннан кача. Аны бераздан күршедәге Гваделупа штатында үз машинасында үлгән килеш табалар. Хәзергесе вакытта җинаятьченең үлеме ачыклана. 
Чиркәүгә килүчеләрнең егерме өчесе чиркәү эчендә, икесе урамда, берсе хастаханәдә үлә. Яраланучылар яше биштән алып җитмеш ике яшькә чаклы. 
АКШ Президенты Дональд Трамп шәһәр халкының кайгысын уртаклашкан.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading