Шәһри Казан

Сәламәт кешегә 45 яшьтән соң кандагы шикәрне даими тикшертеп тору сорала

14 ноябрь – Бөтендөнья диабет белән көрәш көне. Бу авыруны белгечләр XXI гасыр эпидемиясе дип атый. Татарстанда шикәр диабеты белән авыручылар саны елдан-ел арта. Аеруча шикәр диабетының II тибы еш очрый. Ул шикәр диабеты белән авыручыларның 90 процентында күзәтелә. Казан дәүләт медицина академиясенең эндокринология кафедрасы доценты Татьяна НИКИШОВА әйтүенчә, шикәр диабеты күп очракта артык гәүдә авырлыгы булган, симерүдән интеккән кешеләрдә барлыкка килә.

– Әти-әнисендә артык гәүдә авыр­лыгы күзәтелсә, 80 процент очракта бу балаларда да чагылыш таба. Әгәр әнисе артык таза икән, бу һәр икенче балага күчәргә мөмкин, әтиләре симез булса, балаларның 40 проценты тазара. Туганда авырлыгы 4 килодан артык булган сабыйларның да киләчәктә симерү куркынычы бар, – ди табиб.
Гадәттә, балаларның тазаруы дө­рес тукланмау белән бәйле. Бу авыру кешегә баштарак әллә ни уңайсызлыклар тудырмый, дөрес, тышкы кыяфәт үзгәрә. Артык авырлык шикәр диабеты китереп чыгарырга мөмкин. Ни хикмәт, соңгы елларда шикәр диа­беты балаларда да еш очрый.
Ата-ана бала күбрәк ашаган саен сәламәт була дип саный. Әмма дөрес тукланмау симерүгә китерә. Күп ашагач, балада инсулин күбрәк җитештерелә һәм ул глюкозаны эшкәртә алмый башлый. Система бозыла. Глюкоза мускулларга түгел, май катламына китә. Нәтиҗәдә, баланың корсагы үсә, гәүдә авырлыгы арта. Шунысы да бар, гадәттә, 35 яшькә кадәр кешеләрдә шикәр диабетының I тибы күзәтелсә, балаларда II тибы өстенлек итә. Бу очракта авыруны дәвалау өчен инсулин кулланылмый, дарулар кирәк.
– Тик хикмәт тә шунда, даруларны бары 11 яшьтән генә кабул итәргә ярый, ә шикәр диабеты алты яшьлекләрдә дә очрый, – ди эндокринолог, профессор Александр Поздняк.
Шулай ук эндокринологлар җитмәү проблемасы да бар. Шуңа да күп кенә хастаханәләрдә бу белгечләргә чират яки эндокринологиягә кагылышлы авыруларны терапевтлар кабул итә. Александр Поздняк фикеренчә, кандагы шикәрне төшерә торган даруларның файдасы да юк түгел. Әйтик, бу дарулар йөрәк-кан тамырлары авырулары барлыкка килү куркынычын 38 процентка киметә.
PS: Шикәр диабетының сәбәп­ләре, кисәтү юллары, авырганда ничек тукланырга кирәклеге турында тулырак газетабызның 15 ноябрь саныннан укыгыз.

Реклама

2015 елда бөтен дөньяда шикәр авырулы кешеләр 415 миллионны тәшкил иткән. Тагын 20 елдан бу сан 640 миллионга җитәр дип фаразлана. Үлемгә китергән очраклар арасында шикәр диабеты йөрәк-кан тамырлары, онкология авыруларыннан соң өченче урында тора.

Кандагы шикәрне өй шартларында да ачыкларга була. Моның өчен глюкометр дигән җайланма кулланыла. Аны даруханәләрдән алырга мөмкин.
Кандагы шикәр күләме литрына 5,5 ммоль норма булып санала. Әгәр күрсәткеч литрына 5,6-6,5 ммоль аралыгында икән, кешедә яшерен шикәр диабеты булуы бар. 7 ммольдән артып китсә, кичекмәстән табибка күренергә кирәк. Сәламәт кешегә 45 яшьтән соң кандагы шикәрне даими тикшертеп тору сорала. Әгәр дә нәселдә шикәр диа­беты бар икән, яки кеше артык ябык, йә таза икән, табибларга иртәрәк күренсәң дә комачау итми.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Реклама
  • 16 ноября 2017 в 18:29
    Алмадан тәмле шарлотка ясау ысулы
  • Казандагы балалар бакчасында «Балачак китапханәсе» ачылды
  • Йөзү буенча Россия чемпионаты башланды
  • «Миркәй белән Айсылу» спектакленнән ФОТОРЕПОРТАЖ
  • Тибет медицинасы табиблары «Шәһри Казан»га кунакка килде
  • 22 ноября 2017 в 10:32
    Ноябрьдә агачлар бөреләнә
    Узган ел бу вакытта җиргә ак кар яткан иде. Быел исә көн дә яңгырлар ява һәм ноябрьнең алдагы еллар белән чагыштырганда җылырак килүе сәбәпле, агачлар бөреләнә.
    79
    0
    0