16+

Җәйгә «Салават күпере»нә яңа автобуслар йөри башлаячак

Казан мэры Илсур Метшин бу турыда «Казаноргсинтез» җәмгыяте хезмәткәрләре белән очрашуда хәбәр итте. Шәһәр башлыгы сүзләренчә, микрорайонда ике балалар бакчасы, полиция бүлеге эшли, 1 сентябрьгә яңа мәктәп ачылачак. Моннан кала, «Салават күпере»ннән Юдинодагы балалар бакчасына бушлай автобус җибәрелде, җәйгә микрорайонда балалар хастаханәсе мәсьәләсе хәл ителәчәк. Юллар мәсьәләсенә килгәндә, «Салават күпере»н өстәмә транспорт белән тәэмин итү өчен, дублер-юл төзергә кирәк.

– Автобуслар бар, аларны җибәрү проблема түгел, ләкин бу безнең теләктән генә тормый, юл хәрәкәте иминлеге сораулары бар. Без өч урында юлны киңәйтү һәм дублер-юл ясауны планлаштырдык. Һава шартлары мөмкинлек бирүгә, без бу эшләрне башлыйбыз. Тэц урамыннан дублер-юл төзү, яңа автобуслар җибәрү җәйгә планлаштырыла. Һәрбер пункт буенча безнең срокларыбыз бар. «Салават күпере»ндә үзегезне башкалада яшәүчеләр кебек хис итәр өчен, барысын да эшләргә тырышырбыз. Якын киләчәктә «Салават күпере»ндә күпфункцияле үзәк булдыру нияте бар, – диде ул.

Февраль ахырына кадәр микрорайонда тагын өч йорт тапшырылачак. Татарстан төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Илшат Гыймаев «Салават күпере» торак штабында узган утырышта хәбәр иткәнчә, яңа торак комплексында беренче чиратта 22 күпфатирлы йорт төзү планлаштырылган булган, дип яза «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы. Аларның 16сы кулланылышка тапшырылган. 12-4, 12-3 һәм 10-3нче йортлар тиздән әзер булачак. Калган өч йортта төзелеш-монтаж эшләре март аенда тәмамланырга тиеш. Документ эшләре апрель аена кала. Әлеге өч йортның генподрядчигы – «Казан» җитештерү-төзелеш берләшмәсе.

– Беренче карлыгач – 11-3нче йорт, март аенда тапшырылачак. Анда җылылык кертелгән, актив рәвештә эчке эшләр алып барыла, – диде министр урынбасары.
«Салават күпере» торак комплексының икенче чиратына кергән 11 йортны төзү һәм файдалануга тапшыру эшләре быелның декабрендә төгәлләнергә тиеш.
– Хәзерге вакытта ут баганалары урнаштырыла, әйләнеп үтә торган юллар төзелә. Бүген бер генә генераль подрядчының да финанслар белән бәйле проблемалары юк, – дип искәртте Илшат Гыймаев.

Казан мэры Илсур Метшин микрорайонда яшәүчеләр белән очрашуда, дублер-юл төзү 120 млн сумга төшәргә мөмкин, дигән иде. Юл булгач, яңа микрорайонга 62нче маршрутны җибәрү планлаштырыла.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading