16+

Әй әби, янасың бит!

Биектау районындагы Чернышевка авылында ялгызы гына яшәүче бер әбинең өй эче җиде төн уртасында яна башлый. Бичара әби, берни сизенмичә, тәмләп йоклавын белә...

Биектау районындагы Чернышевка авылында ялгызы гына яшәүче бер әбинең өй эче җиде төн уртасында яна башлый. Бичара әби, берни сизенмичә, тәмләп йоклавын белә...

Йөрәгегезгә авыр алмагыз, әби исән.
– Янгын хәбәре аппараты «чыелдавын» ишетеп, күршеләре йөгереп кергән, – диде Татарстанның янгын күзәтчелеге буенча баш дәүләт инспекторы урынбасары Максим Трущин «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә.

– Өч һәм аннан күбрәк катлы йортлар төзегәндә, фатирларга янгын хәбәре аппараты куела башлады. Бу таләп 2001 елдан кертелде. Кайбер кешеләр, фатирларына ремонт ясаганда, аппаратны алып ташлый, яңа батарея куймый. Мондый битарафлык бик кыйммәткә төшәргә мөмкин. Янгын хәбәре аппараты – 250-280 сум, батареясы бер елга кадәр җитә, өйләрегезне шушы аппарат белән җиһазландырыгыз. Сүзем реклама түгел, ә фаҗигаләрне булдырмаска теләү, – дип киңәш итте Максим Трущин.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов теләктәшлегендә, күп балалы гаиләләр, ялгыз яшәүче өлкәннәр өйләренә янгын хәбәре аппараты бушлай да урнаштырыла. Социаль программа кысаларында инде 17 082 аппарат куелган.

Республикада узган елның 1 декабреннән 2018 елның 1 февраленә кадәрге вакыт аралыгында 442 янгын очрагы теркәлгән. Аларда 38 кеше үлгән, 46 кеше төрле дәрәҗәдә тән пешүләре алган. Шәхси йортларда 136 янгын чыккан.

Куен дәфтәренә

Бер розеткага яки озынайткычка берничә аппарат тоташтырмагыз.
Электр җылыткычларын сәгатьләр дәвамында эшләтмәгез, аларның заводта ясалганын гына кулланыгыз.

Кирпеч яки тимер мичләрне фәкать таш-кирпеч нигезгә (фундамент) урнаштырыгыз, төтен чыккан ярыклар сизелсен өчен мичне акшарлагыз.
Биш литрга кадәрге сыешлыктагы газ баллоннарын гына өй эчендә кулланырга ярый, зуррак сыешлыктагылар тышкы якта торырга тиеш.
Газ җиһазларын үз белдегеңдә төзәтү катгый тыела, белгеч чакыртыгыз.
Өйдә яки бинада газ исе сизелсә, шырпы сызмагыз, электр утларын кабызмагыз.

Белеп тор

Янгын сүндерү хезмәте телефоны – 01, кәрәзле телефоннан җыйганда – 101.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading