16+

Туристлар Казанны үз иткәннәр

Яңа ел каникулларында Татарстанга 130 меңнән артык турист килгән. Узган елгы саннар белән чагыштырганда, бу 20 меңгә артыграк. Шәһәр кунаклары бигрәк тә Казан Кремлен үз иткән: анда барысы 180 мең кеше булган.

Кунаклар Казаннан читтә урнашкан туристлык үзәкләрендә дә булырга өлгергән. Зөя утравы 27 521 туристны кабул итсә, Болгар шәһәрчеге белән 7 527 кеше танышкан. Алабуга музей-тыюлыгында да быел туристлар күбрәк булган. Ә менә Арча районындагы Кыш бабай резиденциясен 6500 кеше барып күргән.

Сүз уңаеннан: 2017 елның 29 декабреннән 2018 елның 8 гыйнварына кадәр «Казан» халыкара аэропорты 73 478 кешегә хезмәт күрсәткән. Узган елның бәйрәм яллары белән чагыштырганда, пассажирлар агымы 37,6 процентка арткан. Россия буенча иң популяр юнәлешләр – Мәскәү, Санкт-Петербург һәм Сочи. Чит ил шәһәрләреннән иң популяр юнәлеш булып Дубай, Пхукет, Баку, Камрань, Истанбул, Пардубице һәм Прага танылган.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading