16+

Татарстаннан сайланган кайсы депутат иң бае?  

Россия Дәүләт Думасына Татарстаннан сайланган депутатларның иң байлары билгеле булды. Алар - Айрат Хәйруллин, Ирек Богуславский һәм Әлфия Когогина.

Татарстаннан сайланган кайсы депутат иң бае?  

Россия Дәүләт Думасына Татарстаннан сайланган депутатларның иң байлары билгеле булды. Алар - Айрат Хәйруллин, Ирек Богуславский һәм Әлфия Когогина.

Бу - парламентарийлар һәм түрәләрнең керем турындагы декларацияләре дөнья күргәч ачыкланды.

Дәүләт Думасының аграр мәсьәләләр комитеты рәисе урынбасары Айрат Хәйруллин, “Эдельвейс групп” һәм “Кызыл Шәрык Агро” компанияләре милектәше, 2017 елда 168,4 млн сум эшләгән һәм парламентның түбән палатасында республикадан иң бай депутат булып танылган.

Икенче урында - “Нәфис” компанияләре төркеме милектәше Ирек Богуславский, ул  47,5 млн сум акча эшләгән.

Өченче урында – Дәүләт Думасының икътисади сәясәт, сәнәгать, инновацион үсеш һәм эшмәкәрлек комитеты рәисе урынбасары, “КАМАЗ” җәмгыяте җитәкчесе Сергей Когогинның хатыны Әлфия Когогина, ул 30,2 млн сум акча эшләгән.

Татарстанда туган Россия элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры Николай Никифоров 5,8 млн сумнан артык акча эшләгән. Аның хатыны Светлана Никифорованың кереме күпкә күбрәк – 63 млн сум чамасы.

Татар-информ

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading