16+

Татарстанга яңа сәламәтлек саклау министры билгеләнде

Сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин отставкага китте.

Татарстанга яңа сәламәтлек саклау министры билгеләнде

Сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин отставкага китте.

Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин республиканың яңа Сәламәтлек саклау министрын тәкъдим итте. Бу вазифага Казанның 7нче шәһәр клиник хастаханәсе баш табибы Марат Садыйков билгеләнде.

Адел Вафин министрлыкны биш елдан артык җитәкләде. Яңа министрны тәкъдим итү чарасында, чыгышында ул үзен бәхетле кеше дип атады.
– Сәламәтлек саклау министрлыгына килгәч, элеккеге министр Камил Шагарович Зыятдинов эшләгәннән дә күбрәк гамәлләр башкару өчен нишләргә кирәк дип үземә сорау бирдем. Ул министрлыкны 13 ел җитәкләде. Айрат Закиевич Фаррахов министр булган еллар да үсеш чоры, амбициоз максатлар, өч дәрәҗәдәге медицина ярдәме күрсәтү, европача клиникалар булдыру белән истә калды. Бер яктан, миңа алар башлаганны дәвам итәргә генә кирәк булды. Икенче яктан, без бик мөһим эшкә алындык – беренчел звеноны модернизацияли башладык. Әлеге проектларны тормышка ашыруда ярдәм иткәне өчен Президентыбыз Рөстәм Миңнехановка бик рәхмәтлемен. Без чынлап та бер команда булып, нәтиҗә дип көн, төн эшләдек. Нәтиҗә бар. Мин планнарның тормышка ашуын, эшемнең нәтиҗәсен күрүем белән бәхетле,– диде Адел Вафин.

Соңгы биш елда медицина өлкәсендә сизелерлек үзгәрешләр шактый булды. Татарстанда Идел буе федераль округында табигый үсеш буенча иң югары күрсәткечләр саклана. Уртача гомер озынлыгы республикада 73,64 яшькә җитте. Халык мәнфәгатьләрен искә алып сәламәтлек саклау өлкәсендә мөһим адымнар ясалды: медицина ярдәме күрсәтүнең өч дәрәҗәдәге моделе төзелде, медицина учреждениеләрен төзекләндерү, сырхауханәләрне модернизацияләү программасы гамәлгә ашырыла, беренчел звено объектларына зур игътибар бирелә, тернәкләндерү медицинасы үсә, пациентларны дәвалаганда югары технологияле медицина җайланмалары файдаланыла, медицина хезмәткәрләренең эшчәнлеген камилләштерү өлкәсендә зур эш башкарыла. Авыл җирендәге медицинаны үстерү өчен дә күп нәрсә эшләнә. Модульле фельдшер акушерлык пункталары төзелә.

Сырхауханәләрне модернизацияләү программасы буенча 75 объект төзекләндерелде. Быел да бу өлкәдә эш тулы көченә дәвам итә. Сырхауханәләрнең биналарын гына яңартып калмыйлар, анда пациент белән табиб арасында дустанә мөнәсәбәт урнаштыру максат итеп куела.
Адел Вафин балалар сәламәтлегенә аерым игътибар бирде. Татарстанда гына түгел, Россия күләмендә иң уңышлы проектларның берсе – “Азино” балалар сырхауханәсе төзелү. Биредә кечкенә пациентлар өчен барлык уңайлыклар да тудырылган. Авыр хәлдә калган, мохтаҗ гаиләләр өчен “Ышаныч” медицина-социаль ярдәм күрсәтү үзәге эшләп килә.
«Ашыгыч ярдәм» хезмәте эшчәнлеген камилләштерү өлкәсендә дә уңай нәтиҗәләр күп. Тиз арада тиешле урынга барып җитә торган ашыгыч ярдәм мотоцикллары уңышлы файдаланыла. Ашыгыч ярдәм хезмәте машиналары барлык кирәкле җайланмалар белән җиһазландырыган. Авыруларны тиз арада күчерергә кирәк буганда «Ансат” вертолетлары ярдәмгә килә.  

Татарстанстат мәгълүматлары буенча сәламәтлек саклау өлкәсендәге хезмтәләрдән халыкның 75,5 проценты канәгать.
– Без һәр кешене кайгыртабыз, алдагысын тоеп камилләшәбез, команда белән эшлибез. Барысы да яхшы булсын. Үткән заманда әйтәсем килми, чөнки бу өлкәгә багышланган ун ел вакыт аз түгел, шуңа да мин эшләнгәне өчен генә түгел, киләчәк эшләр өчен дә җаваплылык тоям. Барысын да тиешенчә эшләсәң, барысы да дөрес булачак,– диде Адел Вафин.

Марат Садыйков 1993 елда «Педиатрия» белгечлеге буенча Казан дәүләт медицина институтын тәмамлаган. 2008 елдан бирле 7нче шәһәр клиник хастахасендә баш табиб булып эшләде. 2014 елның октябреннән Дәүләт Советы депутаты.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading