16+

Татарстанда быел 10 мәктәп ачылачак

Быел республикада ун яңа мәктәп ачылыр дип көтелә. Былтыр Казанда 1 сентябрьдә берьюлы ачылган ике мәктәп: 180нче һәм 181нче гимназияләр күпләр өчен көтелгән сөенеч булды.

Быел республикада ун яңа мәктәп ачылыр дип көтелә. Былтыр Казанда 1 сентябрьдә берьюлы ачылган ике мәктәп: 180нче һәм 181нче гимназияләр күпләр өчен көтелгән сөенеч булды.

Укучылар өчен ике сменада уку, яшәү урыныннан ерак мәктәпкә барып укып йөрү уңайсызлык тудыра. Яңа мәктәпләр төзелү бу проблеманы чишәргә ярдәм итә. Быел Казанда яңа белем бирү йортлары «Светлая долина», «Салават күпере», «Соловьиная роща» торак комплексларында барлыкка килер дип көтелә.

Татарстандагы мәктәпләр төзелеше өчен быел 6,05 миллиард сум акча бүлеп бирелгән, дип хәбәр итә «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы. Казаннан тыш яңа мәктәпләр Чаллы, Чистай, Алабуга, Түбән Кама, Әгерҗе, Лаеш районнарында да төзеләчәк. Былтыр исә республикада 42 мәктәп сафка баскан булган.

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading