16+

"Сәләт"тә катнашырга теләсәң, "Тулпар" бәйгесенә гариза тапшыр

2018 елда “Сәләт” профильле сменаларында катнашырга теләүчеләрдән “Тулпар” бәйгесенә гаризалар кабул ителә. Конкурста якын һәм ерак чит илдә яшәүче 12-18 яшьлек балалар катнаша ала.

2018 елда “Сәләт” профильле сменаларында катнашырга теләүчеләрдән “Тулпар” бәйгесенә гаризалар кабул ителә. Конкурста якын һәм ерак чит илдә яшәүче 12-18 яшьлек балалар катнаша ала.

Бу хакта “Татар-информ”га “Тулпар” проекты җитәкчесе Надир Курамшин хәбәр иткән.

“Әлеге проект ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов күрсәтмәсе нигезендә барлыкка килде. Узган ел Татарстанның иң-иң 30 укучысы Монреальгә барган иде. Быел дөньяның барлык почмакларыннан сәләтле балалар “Сәләт” сменаларына җыелачак”, – диде Курамшин.

Конкурс өч этапта уздырыла.

Беренчесе – читтән торып сайлау этабы. Бәйгедә катнашу өчен www.selet.biz сайтында гариза тутырырга һәм видео яздырып, аны 2018 елның 15нче апреленә кадәр ( регламент - 2 минут) җибәрергә кирәк.

Икенче этап – турыдан-туры сайлап алу этабы. 2018 елның 15нче апреленән 20нче апрельгә кадәр, беренче турны уңышлы үткән конкурсантлар белән шәхси онлайн-әңгәмәләр оештырыла. 
Бәйге нәтиҗәләре 2018 елның 25нче апрелендә билгеле булачак.

Конкурсның җиңүчеләренә яшәгән шәһәреннән алып Казанга кадәр юл чыгымнары, Казан буйлап экскурсия һәм “Сәләт” җәйге профильле сменаларының берсендә катнашу хокукы бирелә.

“Җәйге сменаларда чит илдәге ватандашларыбыз Татарстан балалары белән дә танышып, аралашып, элемтәләр булдыра ала”, - диде Надир Курамшин.
Проект җитәкчесе сүзләренчә, конкурска 500ләп катнашучы килер, дип көтелә. 

Бәйгенең төп максаты – чит илләрдә яшәүче сәләтле балаларны “Сәләт” мохитенә җәлеп итү, төрле илләрдә яшәүче балалар һәм яшьләрне таныштыру, алга таба аралашырга ярдәм итү, кунакларны Татарстан һәм татар халкы, шулай ук республиканың башка милләт халыклары, гореф-гадәтләр белән таныштыру, татар телендә аралашуда шартлар тудыру, татар телен өйрәнүдә ярдәм итү.

Татар-информ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Бу бәйгедә Татарстан районнарында яшәүчеләр катнаша алмыймы? Аңлап бетермәдем...

    Мөһим

    loading