16+

Сайлауларга бар да әзер

Россия Президентын сайлаулар вакытында республика буенча 2882 сайлау участогы эшләячәк. Татарстанда Россия Президентын сайлау халыкара күзәтүчеләр катнашында узар дип көтелә.

Россия Президентын сайлаулар вакытында республика буенча 2882 сайлау участогы эшләячәк. Татарстанда Россия Президентын сайлау халыкара күзәтүчеләр катнашында узар дип көтелә.

Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Мидхәт Шаһиәхмәтов хәбәр итүенчә, сайлау вакытында җәмәгать контроле киңәйтеләчәк, дип яза “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы.

– Демократик институтлар һәм кеше хокуклары бюросы миссиясен тәкъдим итүче халыкара күзәтүчеләр бүген үк эшли башлады. Шулай ук Белоруссия һәм Россия берлегенең парламент җыены, Шанхай хезмәттәшлек оешмасы вәкилләре килүен дә көтәбез, – диде ул.
Кунаклар республика территориясендә тавыш бирүне оештыру һәм үткәрү процессын күзәтәчәк. Аерым алганда, Белоруссия, Казахстан һәм Үзбәкстан вәкилләре киләчәк.
Татарстанда Россия Президентын сайлаулар турындагы мәгълүмати плакатлар, җәмәгать транспортларына ябыштырылган наклейкалар, баннерлар әзерләү өчен 19,5 млн сум акча тотылган. Участок комиссияләре сайлауларга 30 көн кала эшли башлаган. Татар һәм рус телләрендә 3 млн сайлау бюллетене бастырылган. Аларны исәпләү процедурасын республика халкы онлайн режимда күзәтә алачак.

Сайлаулар вакытында хастаханә, шифаханә, вокзал, аэропорт, тикшерү изоляторларында 49 участок комиссиясе эшләячәк. Иннополис белән “Салават күпере” микрорайоннарында да аерым сайлау участоклары ачылачак. Быел 49 мең яшь егет-кызлар беренче тапкыр сайлауга барачак. Гадәттәгечә, аларга истәлекле сувенирлар тапшырылыр дип көтелә. Татарстанда күзләре начар күрүче кешеләр Россия Президентын сайлауда махсус трафарет ярдәмендә тавыш бирәчәк. Трафаретларга Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе заказ биргән. Күзләре начар күрүче сайлаучылар, чиста бюллетеньне трафаретка куйгач, бармагы белән капшап, кайсы да булса бер кандидатка тамга кую өчен тиешле ячейканы таба алачак.
Участок комиссияләрендә волонтерлар да эшләячәк. Алар мөмкинлеге чикләнгән кешеләргә ярдәм итәчәк. Үзләре участокка килә алмаучыларның өйләренә барачаклар.

Татарстанда Россия Президентын сайлаулар вакытында элемтә челтәрләрендә штаттан тыш хәлләрне җайга салу үзәге дә булдыру күздә тотыла. Ул 16-20 мартта тәүлек әйләнәсе эшләячәк. Татарстанның мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов әйтүенчә, халык аеруча күп киләчәк 1005 сайлау участогы видеокүзәтү системасы белән җиһазландырылган. Видеомониторингны nashvybor2018.ru сайтыннан карап булачак. Видеокамералардагы мәгълүмат өч айга кадәр сакланачак.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading