16+

Сахалин ришвәтчеләре җәзасын алган

Южно-Сахалинск суды Сахалин өлкәсенең элеккеге губернаторын ришвәт алуда гаепле дип тапкан һәм аны 13 елга ирегеннән мәхрүм иткән. Шуңа өстәп, ул әле 500 миллион сум штраф та түләргә тиеш булачак.

Сахалин ришвәтчеләре җәзасын алган

Южно-Сахалинск суды Сахалин өлкәсенең элеккеге губернаторын ришвәт алуда гаепле дип тапкан һәм аны 13 елга ирегеннән мәхрүм иткән. Шуңа өстәп, ул әле 500 миллион сум штраф та түләргә тиеш булачак.

Губернаторның элеккеге киңәшчесе - 9,5 елга ирегеннән мәхрүм ителү һәм 176 миллион сум штраф, Сахалин өлкәсе хөкүмәте рәисенең элеккеге урынбасары – 8 елга ирегеннән мәхрүм ителү һәм 4 миллион сум күләмендә штраф түләү җәзасын алган. Регионның элеккеге авыл хуҗалыгы министры 4,5 миллион сум штраф түләргә тиеш, өйдә сак астында булу сәбәпле, ул 2,5 миллион гына түләячәк. 

Элеккеге губернаторның 2011-2015 елларда ришвәтчелек белән шөгыльләнүе мәгълүм. Тикшерү фаразы буенча, 2009 елда җинаять төркеме оештырып, эшмәкәрләрдән 522 миллион сумнан артыграк ришвәт алалар. Тикшерү барышында губернаторның 602 миллион сумлык 195 сәгате, 42,3 миллионлык алты машинасы, дүрт фатиры булганлыгы ачыклана. Декларациягә эләкми калган өй, җир кишәрлекләре, 700 миллион сум күләмендә акча, ювелир әйберләре дә булган.

фото: legallyindia.com 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Бирәне булган икән алай да!

    Мөһим

    loading