16+

Россия сөйләшүләргә һәрвакыт ачык

Быелның 18 мартында Россия Федерациясе Президентын сайлаулар була.

Быелның 18 мартында Россия Федерациясе Президентын сайлаулар була.

Казанда 13 мартта Россия Федерациясе Иҗтимагый палатасы әгъзасы, кандидат Владимир Путинның ышанычлы заты Евгений Примаков волонтерлар белән очрашты, Россиянең эчке һәм тышкы сәясәте турында уй-фикерләре белән уртаклашты.

– Сәяси көрәштәге көндәшләребез белән капма-каршы фикердә торабыз. Алар әйтүенчә, без тышкы сәясәткә артык күп игътибар биреп, эчке сәясәткә зыян салабыз. Бу алай түгел. Эчке сәясәт-беренчел, тышкы сәясәт эчке үсешне тәэмин генә итә, – диде Евгений Примаков. – Актив тышкы сәясәттән, тышкы сәясәттә милли мәнфәгатьләрне яклаудан баш тарта, бирелә алмыйбыз. Без бөек ил, без моңа юл куя алмыйбыз. Көндәшләр “ил изоляциядә калды” диләр. Калмады.

Евгений Примаков Азия-Тын океан базары барлыгын, Европаның күп илләре белән хезмәттәшлек саклануын телгә алды.
– Нинди аерылганлык ди? Мәсәлән, узган ел Санкт-Петербург икътисади форумында иң зур делегация АКШтан иде, – дип дәвам итте сүзен Евгений Примаков. – Европа бизнесы үзе дә җәфа чигә, чөнки Россиягә карата санкцияләр кертелде.
Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның Федераль Җыенга юлламасында эчке үсешкә беренчел һәм әһәмиятле урын бирелгәнлеге әйтелде. Юлламаның өчтән бер өлеше генә кораллану яңалыклары турында булды.

– Президент Владимир Путин җиткергән төп фикер – ул “сез безне элек тыңламадыгыз, инде хәзер безне тыңлагыз”. Бу сөйләшүләргә яңа шарт кую иде, без аңа ачык. Россиянең тышкы сәясәте һәрвакыт шушы принципка корылды. Россия демократик ил, ул беркемгә дә сугыш белән янамый, – диде Евгений Примаков.

Исегезгә төшерәбез: Россия Президентлыгына кандидатлар Павел Грудинин (КПРФ), Владимир Жириновский (ЛДПР), Ксения Собчак (“Гражданская инициатива”), Максим Сурайкин (“Коммунисты России”), Григорий Явлинский (“Яблоко”), Сергей Бабурин (“Российский общенародный союз” партиясе), Борис Титов (“Партия Роста”). Төбәк сайлау штабларыннан барлык вәкилләр дә Казан федераль университетының журналистика югары мәктәбендә үткәрелгән “Штаблар планеркасы”нда катнашты. Очрашуга кандидат Борис Титовның төбәк сайлау штабы җитәкчесе Александра Юманова белән кандидат Павел Грудининның төбәк сайлау штабы җитәкчесе Артем Прокофьев та килгән иде. Казан үзәгендә кандидат Ксения Собчак штабы активистлары агитатция буклетлары тарата.

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading