16+

Мошенниклыкта гаепләнүче «поляк короле» кулга алынган

62 яшьлек Сигизмунд (чын исеме Сергей) микрофинанс кертемчеләренә югалган акчаларын кайтарырга булышам дип вәгъдә биреп, шактый гына акча эшләгән.

62 яшьлек Сигизмунд (чын исеме Сергей) микрофинанс кертемчеләренә югалган акчаларын кайтарырга булышам дип вәгъдә биреп, шактый гына акча эшләгән.

“РусИнвест” оешмасы 2014 елда үзенең эшчәнлеген туктата, Мәскәү өлкәсендә 600 кеше акчасын югалта. Банкирлар аларга аена 15 һәм бүләк йөзеннән тагын 1 процент керем вәгъдә иткән булган, шунлыктан беркатлы халык соңгы акчаларын аларга илтеп тапшырган. Бер тапкыр алданган кертемчеләрне үзен Дәүләт Думасы депутаты киңәшчесе дип атаган мошенник кабат алдый – һәркайсыннан 10 мең сум акча җыеп ала.
Поляк короле Сигизмунд V исеме астына качып йөрүче бу адәмгә 40ка якын кеше мөрәҗәгать итә. Алар үзләренең алданганнарын интернеттан Сигизмундның биографиясен һәм аның турында башкаларның комментарийларын укып беләләр, берничәсе полициягә гариза яза.

Полковник дәрәҗәсендә йөрүче бу кеше чынлыкта исә хәрби хезмәтен Магадан военкоматында капитан буларак тәмамлый, “Россия флотына 300 ел” дигән медальнең таныклыгы 2006 нчы елда Борис Ельцин тарафыннан имзаланган, әмма аның 1999 нчы елда ук Президент постыннан киткәне мәгълүм. Шулай ук “СССР Хәрби көчләре ветераны” медален йөртергә дә хакы юк, чөнки ул СССР чорында хезмәт итмәгән.

Дәүләт Думасына катышы барлыгын дәлилләүче факталар табылмаган, Сигизмунд бары тик танылган сәясәтчеләр белән фотога төшеп кенә йөргән.

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading