16+

Мәдәният министры Айрат Сибагатуллин отставкага китте 

Татарстан мәдәният министры Айрат Сибагатуллин отставкага китте. Бу хакта бүген Татарстан Министрлар Кабинетында традицион республика киңәшмәсендә билгеле булды дип, республика башлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

“Сибгатуллин Айрат Миңнемулла улын пенсиягә чыгу белән бәйле рәвештә, үз теләге белән Татарстан Республикасы мәдәният министры вазифасыннан азат итәргә”, - диелгән республика башлыгы боерыгында.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов отставкага киткән министрны “Татарстан Республикасы алдындагы хезмәтләре өчен” орден медале белән бүләкләде.

Айрат Сибагатуллин төбәкнең Мәдәният министрлыгын 2011 елдан бирле җитәкләде.

Татар-информ

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    куптэн вакыт иде!

    Мөһим

    loading