16+

Көньяк Кореяда нәрсә булган?

Россияле Евгения Медведева фигуралы шуу буенча командалар арасында кыска программада беренче урынны алды һәм дөнья рекордын яңартты. Ярышланың бу этабында ике тапкыр Дөнья һәм Европы чемпионы 81,06 балл җыйды – бу яңа рекорд, аңа хәтле булган рекордны да ул үзе куйган иде.

Әлеге җиңү Россия җыелма командасына 10 балл өсти, шулай итеп, безнең спортчылар АКШны узып, икенче урында бара.

Денис Спицов ир-атлар арасында скиатлон ярышында бары тик бер генә илгә - Норвегиягә оттырып, дүртенче урынга калды, алдагы өч урынны Норвегия спортчылары яулады. Денис Олимпиададагы әлеге нәтиҗәсен әтисе истәлегенә багышлыйм дип белдергән. “Бу әлбәттә медаль алу түгел, әмма ул мине чаңгыга бастырды, аның ярдәмен мин хәзер дә тоям”, дип искә алган спортчы үзенең һәлак булган әтисен.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading