16+

Хәйриячеләр китабының сигезенче томы тапшырылды

Бүген тантаналы рәвештә Хәйриячеләр китабының сигезенче томын тапшырдылар. Әлеге китапка пенсионерлардан алып республиканың иң эре җитәкчеләренә кадәр барлыгы алты мең кешенең исеме кертелгән. Хәйриячеләрнең күбесе китапларга өч-биш тапкыр теркәлгән. Кайберләренең исемнәре хәтта барлык томнарда да мәңгеләштерелгән. Шулай ук хәйрия эшләрендә гаиләләре белән бергәләп катнашучылар да бар.

– Әлеге хезмәттә катнашкан һәр кешегә рәхмәтлемен. Бу эш барлык халыкның күңеленә һуш килде, – диде Татарстанның Беренче Президенты, “Яңарыш” фондының попечительләр советы рәисе Минтимер Шәймиев.

Аның сүзләренә караганда, борынгы Болгар һәм Зөя утрау-шәһәрчеге туристларның яратып йөри торган урыннарына әйләнгән. Узган ел гына да Болгарны 541 мең кеше карарга килсә, Зөя шәһәрчегендә 491 мең 300 турист сәяхәт кылган. Ә җиде ел эчендә әлеге ике борынгы шәһәрне күрергә теләүчеләр саны егерме тапкырга арткан. Быел исә агач археология музее, “Кол Гали” кунакханә комплексы ачылырга тиеш дип планлаштырыла.    
   
– Без планлаштырган эшләрнең күпчелеге төгәлләнде инде. Киләсе елда фонд тормышка ашырылган программаларга нәтиҗә ясаячак, ләкин эш моның белән генә бетмәячәк әле. Алга таба да без торгызганны сакларга һәм киләчәк буыннарга тапшырырга кирәк булачак. Әлеге проектны башлаганда, безнең эшчәнлегебез бөтен Россия җәмәгатьчелегенә стимул бирер дип өметләнгән идек. Һәм без максатыбызга ирештек. Илебезнең күп кенә төбәкләрендә бөтен дөнья ЮНЕСКО исемлегенә керә алырдай мәдәни мирас объектларын торгызу эшләре башланды, – диде Дәүләт Киңәшчесе.

Фото: Татар-информ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading