16+

Казаннан Грузиягә очачакбыз

2018 елда Казаннан Беларусь, Әрмәнстан һәм Грузиягә авиарейслар ачу күздә тотыла. Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин «Татар-информ» агентлыгы хәбәрчесенә биргән интервьюсында шулай дип белдергән.

– Ноябрь башында Росавиация Татарстанның «ЮВТ Аэро» авиакомпаниясенә Казаннан Минскига рейслар ачарга рөхсәт бирде. Хәзер Беларусь Республикасыннан гына рөхсәт аласы калды, – дигән транспорт һәм юл хуҗалыгы министры.

Моннан тыш, 2018 елда «Бигеш» аэропортыннан Төркиянең Даламан шәһәренә дә авиарейслар ачылыр дип көтелә.

– Без географияне тагын да киңәйтүне максат итеп куябыз һәм Татарстанны башка илләр белән яхшырак бәйләргә, ягъни халыкара партнерлар санын сизелерлек арттырырга омтылабыз, – дип искәртте Ленар Сафин.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading