16+

Эшмәкәрләр өчен электрон журнал чыга

Соңгы вакытта республикада эшмәкәрлекне үстерү буенча зур эш алып барыла. Үз эшен яңа гына ачкан яки башларга теләгән кеше «Эшмәкәрлек фабрикасы», «Бизнес класс» кебек проектларда белем туплый ала. Хәзер исә Татарстанның Икътисад министрлыгы, прокуратура белән берлектә, «Проверенный бизнес» дигән электрон журнал чыгара башлаячак. Бу үзенчә – эшмәкәрләр википедиясе.

Электрон журнал киләсе елның гыйнвар аеннан эшли башлаячак. Әлегә эшмәкәрләрнең үзләреннән электрон сайтның нинди итеп күрергә теләүләрен сораштыралар. Сайтның эчтәлеген тулыландыруда теләгән һәркем үз өлешен кертә ала. Киләчәктә монда бизнес һәм күзәтү органнары туплаган кызыклы һәм файдалы мәгълүмат булачак.

– Соңгы елларда эшмәкәрләр, күзәтү органнары тарафыннан нигезсез тикшеренүләр күбәйде, дип зарлана. Күп очракта бу тикшерүләр эшмәкәрләрнең нинди дә булса законны белеп бетермәве аркасында була. Әлеге журнал бизнес вәкилләре өчен белем чыганагы булачак. Биредә алар «лицензияне ничек югалтмаска?», «күзәтү органнарын ничек каршы алырга?» кебек сорауларга җавап табачак, – дип, электрон журналга бик күп өметләр баглады Татарстанның икътисад министры Артем Здунов.

Журналны үзе дә элек журналист булган Сергей Кощеев җитәкләячәк. Электрон басманың беренчел максаты белем бирү булса, икенчесе әңгәмә, фикер алышу мәйданы да булачак. Эшмәкәрләрне нәрсә кызыксындырганын да сайт аша бик тиз белеп булачак. Үз эше булган кеше закон проектларындагы үзгәрешләрне күзәтеп бармаска да мөмкин. Хәзер исә бөтен яңалыклар бер сайтта чыгып барачак. Кызыксындырган сорауларны да әлеге сайтта биреп була.

 Бүген «Проверенный бизнес» вәкилләре сайтны үстерү буенча һәркемнең фикерен көтә. Иң кызыклы идеяләрне Икътисад министрлыгы бәяләячәк тә әле.

Алисә Садриева

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Друзья, насоветуйте болит сустав, выяснить бы причины и как лечить?

    Мөһим

    loading