16+

Ана капиталы ай саен кемгә бирелә?

Былтыр Россия пенсия фондының Татарстан идарәсе ана капиталына 20 меңнән артык сертификат тапшырган.

Былтыр Россия пенсия фондының Татарстан идарәсе ана капиталына 20 меңнән артык сертификат тапшырган.

Гаиләләрнең 91,1 проценты дәүләт ярдәмен торак шартларын яхшырту өчен куллана. Әлеге программа эшли башлаганнан бирле бу мөмкинлектән республикада 184 мең гаилә файдаланган. 12 мең кеше  ана капиталын баланың укуы өчен тотарга дип, 52се ананың булачак пенсиясенә күчерүне сорап гариза язган.

Татарстан пенсия бүлегенең идарәчесе Эдуард Вафин әйтүенчә, 1 гыйнвардан пенсия фонды ана капиталын ай саен өлешләп бирүгә кагылышлы гаризалар кабул итә башлады. “Бу закон бары 2018 елның 1 гыйнварыннан соң гаиләдә икенче булып туган балалары, яки уллыка алынган сабыйлары булганнарга гына кагыла”,– ди Эдуард Вафин. Моннан тыш, гаиләнең аз керемле булуы да роль уйный. Аны кеше үзе дә исәпли ала. Моның өчен соңгы 12 ай эчендәге гаилә керемен кушып 12гә бүләсең, шул рәвешле айлык уртача керем килеп чыга. Шуннан килеп чыккан сумманы гаиләдәге кеше санына бүләргә кирәк. (бу исәпкә яңа туган сабый да керә) Әгәр дә килеп чыккан сумма 13713 сумнан артмаса, сез айлык түләүләргә дәгъва кыла аласыз. Ай саен ана капиталыннан 8490 сум акча бирелеп барачак.

Ана капиталы 2021 елның 31 декабренә кадәр озайтылды. Быел ана капиталының суммасы 453 мең сум.

ШК аңлатмасы:

Әйтик, гаиләдә дүрт кеше, ди. Әни кеше икенче баласы белән декретта, әтиләре эшли. Гаиләнең айлык уртача кереме 40 мең сум дип алыйк. 40000:4=10000; 10000 < 13713, димәк, сезгә ай саен 8490 сум түләнеп барачак.

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading