16+

Тукай исеме белән 70нче елын каршылады

Узган атнада Тукай исемендәге татар дәүләт филармониясе бөек шагыйребез исемен йөртә башлавының 70 еллыгын билгеләп үтте. Әлеге исем бирелү дә очраклы түгел. 80 ел эчендә филармониядә музыка сәнгатен үстерүгә зур өлеш керткән композиторлар, музыка белгечләре, артистлар эшләгән.

Анда хезмәт куйган иҗат әһелләре арасында Тукай исемендәге дәүләт бүләгенә ия булганнар да бар. Алар арасында Рөстәм Яхин, Александр Ключарев, Айрат Арсланов, Мәхмүт Нигъмәтҗанов, Илһам Шакиров, Әлфия Авзалова һ.б. бар.

Бүгенге көндә филармониядә дүрт сәнгать коллективы эшләп килә: ТР халык уен кораллары оркестры, фольклор музыкасы дәүләт ансамбле, филармония джаз оркестры, музыкаль-әдәби лекторий. Алар төрле конкурсларда, фестивальләрдә катнаша. Чит илләрдә татар сәнгатен пропагандалыйлар. Филармониядә узган тантаналы концертта Анатолий Шутиков җитәкчелегендәге оркестрга кушылып Татарстанның халык артисты Георгий Ибушев, Айгөл Хәйри, Филүс Каһиров татар композиторлары әсәрләрен, халык җырларын башкаруын, Воронеждан килгән Россиянең халык артисты Екатерина Молодцова чыгышын тамашачы аеруча алкышларга күмде. Җырчылар итальян җырларын да яңгыратты. Тукай шигырьләрен Тинчурин театры артисты Илфак Хафизов укыды.

Башкортстанның Гаскәров исемендәге дәүләт академия халык биюе ансамбле солистлары да үзләренең биюләрен тәкъдим итте.
Айдар Фәйзрахманов җитәкчелегендәге Фольклор музыкасы дәүләт ансамбле үзләренең яңа биюләре белән сөендерде.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading