16+

Татарстанның эшче яшьләрен «Наше время – Безнең заман» фестиваленә чакыралар

Жюри составына беренче тапкыр Россия театр һәм кино актеры Дмитрий Назаров керәчәк.

Жюри составына беренче тапкыр Россия театр һәм кино актеры Дмитрий Назаров керәчәк.

"Наше время - Безнең заман» V ачык республика эшче яшьләр телевизион фестиваленә гаризалар кабул итү башланды. Фестиваль Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургалиев ярдәме белән оештырыла.
Гаризалар 2017 елның 18 сентябренә кадәр кабул ителә. Татарстанның оешма һәм предприятиеләре фестивальдә катнашу өчен команда яки аерым катнашучыларны җибәрә. Алар «Музыкаль юнәлеш», «Бию юнәлеше», «Дан минуты», «Оешманың визитка-презентациясе» (визитканы командалар гына әзерли) номинацияләрендә көч сынаша.
Командаларга 18-35 яшьлек эшче яшьләр җыела. Бәйге программасы төрләре алар өчен һөнәри эшчәнлек булырга тиеш түгел. Фестивальдә катнашу бушлай.
Һәр этапта да катнашучылар өчен Россия һәм Татарстанның әйдәп баручы мөгаллимнәре белән мастер-класслар оештырыла. Командалар һәм аерым катнашучылар кыйммәтле бүләкләр, дипмлонар, акчалата премияләр белән бүләкләнә. Җиңүче команда (Гран-при иясе) 250 000 сум күләмендә акчалата бүләккә һәм ТР Президенты күчмә кубогына ия булачак. Бүләк фонды ­­- 6 миллион сумнан артык.
Фестивальнең сайлап алу этаплары 6 октяберьдән 4 ноябрьгә кадәр Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт һәм Казан шәһәрләрендә үтәчәк. Зона бәйгеләрендә уңышка ирешкәннәр 15-16 ноябрьдә Идел буе физик тәрбия, спорт һәм туризм академиясендә узачак Финалга чакырыла. Җиңүчеләрнең Гала-концерты 18 ноябрьдә «Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексында була. Фестивальнең Гала-концертларын «Татарстан-Яңа гасыр» телеканалында карарга мөмкин.
Яшь профессионалларны абруйлы жюри бәяләячәк. Быел аның составында беренче тапкыр Россиянең халык артисты, театр һәм киноның танылган актеры, популяр «Кухня» сериалында төп рольне башкаручы Дмитрий Назаров булачак.
Татарстанда «Наше время-Безнең заман» республика эшче яшьләр фестивале ТР Президенты ярдәме белән 2013 елдан бирле уздырыла. Фестивальгә нигез салучылар - Татарстанның Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, Яшьләре эшләре һәм спорт министрлыгы, Профсоюзлар федерациясе һәм башка министрлыклар, оешмалар. Фестиваль - социаль әһәмиятле дәүләт проекты, аның коммерцияле максатлары юк. Миссиясе - кадрларның яңа буынын булдыру, эшче һәм инженер һөнәрләрен таныту, республикада кадрлар потенциалы үсешенең акуталь мәсьәләләренә игътибар җәлеп итү.
Катнашу өчен гаризаны һәм фестиваль белән танышу өчен документларны http://bzzm.ru/ рәсми сайтында табарга мөмкин.
«Наше время-Безнең заман» республика эшче яшьләр фестиваленең матбугат үзәге

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading