16+

Россиядә кәҗә сөтенә ихтыяҗ зур

Чувашиянең Шыгырдан авылында яшәүче эшмәкәр Зөфәр Халитов гаиләсе Шыгырданнан ерак булмаган Болабаш-Нурыс дип аталган кечкенә генә чуваш авылында кәҗә фермасы ачып җибәрде.

Чувашиянең Шыгырдан авылында яшәүче эшмәкәр Зөфәр Халитов гаиләсе Шыгырданнан ерак булмаган Болабаш-Нурыс дип аталган кечкенә генә чуваш авылында кәҗә фермасы ачып җибәрде.


- Бу авылда җир дә, совет чорыннан калган сыер фермасы да бар иде. Әмма ул фермалар кәҗә асрарлык түгел иде. Шуңа күрә яңабаштан ферма биналары төзи башладык, - ди Зөфәр Халитов.
Бүгенге көндә ике кәҗә фермасы төзелгән һәм анда 600ләп кәҗә яши дә башлаган. Шуларның 500гә якыны - савым кәҗәсе. Бинаның берсендә кәҗәләр кышласа, икенчесендә, ә алар бер-берсе белән тоташкан, савым цехы урнаштырылган. Савым цехы да гади генә түгел, бүгенге заман таләпләренә җавап бирә торган.
Былтыр гына тотынганнар Халитовлар гаиләсе кәҗә сөте бизнесена. Шуңа карамастан, быелның ярты елында 20ләп тонна кәҗә сөте алганнар да инде.

- Хәзер без янәшәдә генә тагын бер кәҗә фермасы төзеп ятабыз. Анда да 500ләп кәҗә булыр дип торабыз. Ә киләчәктә мең ярым кәҗә тоту нияте бар, - ди эшмәкәр. - Бу эшне башлаганда, бик нык уйлаштык, бизнес-планнар төзедек. Россиядә кәҗә сөтенә зур күләмдә ихтыяҗ бар. Биналарны төзү, ил буйлап кәҗәләр сатып алу хәзергә 40 миллионга төште. Икенче этап - ферманы ясау 25 миллион чамасына чыгар. Аның бинасы инде бу көзгә әзер булырга тиеш. Ә гомумән, бу проектның бәясе 130 миллионга исәпләнелгән.

Бу эшләрне башкарыр өчен акчаны кредитка алганын яшерми ул. Шулай да проект үз-үзен аклаячагына ышана. Инде бүгеннән үк продукцияләрен Казан, Мари Эл, Удмуртиядә алалар икән.
Тора-бара, шунда ук кәҗә сөтен эшкәртеп, сөт, эремчек һәм сырлар ясау цехы ачарга ниятлиләр.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading