16+

Милләтара дуслык ныгытылды

Төрле халыкларның татулык үрнәге, һәр милләтнең үзенчәлеген чагылдырган бизәлеш, күз явын алырлык костюмнар, милли моңнар - боларның барысын да бер сәхнәдә, Казанның Химиклар мәдәният йортында оештырылган тамашада күрергә мөмкин иде. Югары уку йортлары арасында уздырыла торган Халыклар дуслыгы фестивале быел 27 нче тапкыр үтә.

Төрле халыкларның татулык үрнәге, һәр милләтнең үзенчәлеген чагылдырган бизәлеш, күз явын алырлык костюмнар, милли моңнар - боларның барысын да бер сәхнәдә, Казанның Химиклар мәдәният йортында оештырылган тамашада күрергә мөмкин иде. Югары уку йортлары арасында уздырыла торган Халыклар дуслыгы фестивале быел 27 нче тапкыр үтә.


Үз милләтенең гореф­гадәтләрен, йолаларын башкаларга да танытырга теләгән Мари Эл, Мордовия, Чувашия, Удмуртия, Башкортстан, Татарстан республикасыннан, шулай ук Азия, Африка, Латин Америкасыннан килеп Казанның югары уку йортларында белем алучы студентлар сәхнә тотты ул көнне. Оештыручылар әйтүенчә, фестивальнең төп максаты - төрле милләт яшьләрен дуслаштыру.

Мифтахетдин Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогия университетының тамашачыны шаккатырган «Ете ырыу» бию коллективы Халыклар дуслыгы фестивалендә беренче генә тапкыр катнашмый.

- Беренче тапкыр килүдә үк Казанга гашыйк булдык, татар белән башкортның бию­ләре арасында гына түгел, гореф-гадәтләрендә дә охшашлыклар бар, - ди алар.
Казан илкүләм тикшеренү технология университетының гуманитар дисциплиналар кафедрасы доценты, Халыклар дуслыгы клубы җитәкчесе Венера Мөшәрова моннан 27 ел элек университетта (ул чакта әле институт) Халыклар дуслыгы клубын ачып җибәргәндә, мондый масштаблы чаралар уздырылыр дип уйламаган да.

- Башта үз университетыбызда халыклар дуслыгы фестивален уздырдым. Соңрак бу чараны Казан күләмендә оештыра башладык. Ә хәзер фестивальгә Урал якларыннан да, Идел буе республикаларыннан да, Россиянең башка төбәкләреннән дә киләләр, катнашучылар са­ны арта, география киңәя, - ди Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Венера Мөшәрова.
Фестиваль үзенчәлек­ле чыгышларга бай булды. Мордва мода театрының таң калырлык милли костюмнары дисеңме, мөнәҗәтләр, кырым, керәшен, казан, кытай татарларының моңлы көйләре күңелне кузгатты. Кытай биюе башкарган Чанси Чжанның осталыгына, Монголиядән килгән Зорик Баярдэлгэрның үзәкләрне өзәрдәй моңлы тавышына, Казан студентларының дәртле грузин («Энгури» төркеме), таҗик («Шатлык» төркеме) биюләренә сокланырлык. Африкадан килгән студентларның Казан энергетика университетында оешкан «Дуслык» ансамбле белән берлектә башкарылган татар халык биюен дә зал алкышларга күмде.

Фестивальнең иң югары ноктасы ахырдан булгандыр, мөгаен. Казан федераль университеты каршындагы «Казаным» бию ансамбле «Идел буе төбәкләренең халыклар дуслыгы» дип исемләнгән бию башкарды. Бер чыгышта берничә милләтнең биюләрен чагылдырды алар. Ансамбльгә йөрүче Диләрә Халитова әйтүенчә, фестивальдә үз милләтеңне танытудан тыш, башка милләт вәкилләренең иҗатына да сокланасың. Мондый фестивальләр милләтара дуслыкны ныгыта.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading