16+

Жульен пешерү ЫСУЛЫ

Уртача зурлыктагы 1 суган, 100-150 гр тавык түше, 3-4 шампиньон, 50 гр сыер мае, 1 аш кашыгы үсемлек мае, 1 аш кашыгы өеп он, 200 мл 10 процентлы сливки, 50 гр сыр

Жульен пешерү ЫСУЛЫ

Уртача зурлыктагы 1 суган, 100-150 гр тавык түше, 3-4 шампиньон, 50 гр сыер мае, 1 аш кашыгы үсемлек мае, 1 аш кашыгы өеп он, 200 мл 10 процентлы сливки, 50 гр сыр

Суганны вак итеп турыйбыз да үсемлек маенда кыздырабыз һәм жульен пешәсе табага бушатабыз. Тавык итен дә вак итеп турап кыз­дырып алабыз һәм суган өстенә салабыз. Телемләп туралган шампиньонны да, кыздырып алганнан соң, тавык өстенә салабыз. Табага сыер мае салып, аңа он кушып кыздырабыз. Аның өстенә тоз сибәбез, сливки агызабыз. Төерләр калмаслык итеп болгатабыз да суган-тавык-гөмбә катнашмасы өстенә агызабыз. Иң соңыннан эре угыч аша чыгарылган сырны сибәбез. 200 градуска кадәр җылытылган газ мичендә ун-унбиш минутлап пешерәбез.
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading