16+

Яхшы куасны ничек сайларга?

Җәй җитү белән, халыкның әлеге традицион эчемлеген сатучылар арта. Шунлыктан базарда тәкъдим ителгән куасны ничек дөрес сайларга дигән сорау аеруча актуаль яңгырый. ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе белгечләре күбекле эчемлек сайлаганда ялгышмаска өйрәтә.

Җәй җитү белән, халыкның әлеге традицион эчемлеген сатучылар арта. Шунлыктан базарда тәкъдим ителгән куасны ничек дөрес сайларга дигән сорау аеруча актуаль яңгырый. ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе белгечләре күбекле эчемлек сайлаганда ялгышмаска өйрәтә.

Куас – он һәм арыш ипиеннән әчетү юлы белән әзерләнә торган традицион эчемлек.
ГОСТ нигезендә, куаста этил спиртының күләме 1,2 проценттан да артып китмәскә тиеш. Табигый куаста алкоголь сосланың әчүе нәтиҗәсендә хасил була.
Җитештерүчеләр еш кына куас эчемлекләрен куас дип тәкъдим итә. Мондый продукт хуш исләндергеч, буягыч һәм балландыргычлар кулланып әзерләнә. Ул табигый продуктка хас файдалы үзлекләргә ия түгел. Алар сусауны чын куас кебек баса алмый. Бу – аларда шикәр һәм аны алыштыра торган матдәләр күп булуы белән бәйле. Чын куаста исә шикәр әчү процессында юкка чыга.
Куасның чын икәнлеген ничек белергә? Иң элек этикеткага игътибар итегез. «Куас» дигән сүздән тыш, анда «әчү продукты» дип тә язылырга тиеш. Шуннан соң составын карагыз. Анда шыттырып киптерелгән арыш яки арпа оны, чүпрә булуы шарт. Составында куас экстракты һәм куас сосласы бар икән, бу – куас эчемлеге дигән сүз.
Тышкы сыйфат билгеләре. Шешәне яктыга куеп карагыз. Яхшы куас болганчык һәм төбендә берникадәр утырма була. Шуңа игътибар итегез: куас савыты үтә күренмәле булыр­га тиеш түгел. Куасны караңгы, кояш нурлары үтеп керми торган урында сакларга киңәш ителә. Куасны стаканга агызып карагыз: сыйфатлы эчемлекнең күбекләре вак булырга тиеш.
Әзерләнгән көне һәм яраклылык вакытына игътибар итегез. Чын куас 48 сәгатьтән дә артык сакланмый, әмма заманча технологияләр куллану нәтиҗәсендә, эчемлекнең саклану вакыты 60 көнгә җитәргә дә мөмкин. Әмма шуны истә тотыгыз: эчемлекнең файдалы үзлекләре вакыт үтү белән барыбер югала.
Җәй көне куас мичкәләре бик тә популяр, аларны һәр адымда диярлек очратырга мөмкин. Мондый нокталарда куас сатып алганда, түбәндәгеләргә игътибар итәргә кирәк. Мичкәдәге куас салкын булырга тиеш. Әгәр җылы икән, димәк, ул дөрес сакланмый яки инде 48 сәгатьтән артык тора. Мондый куасны эчәргә киңәш ителми. Мичкәнең капкачы тыгыз итеп ябылырга тиеш. Шулай ук сатучыдан җитештерүче, әзерләнгән көне һәм цистернаның кайчан тутырылуы турындагы мәгълүматларны белешегез.

Куаста этил спиртының күләме 1,2 проценттан да артып китмәскә тиеш.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading