16+

Матур буласым килә

Бит тиресе кызарып һәм кубалакланып торганда нәрсә эшләргә кирәк? Бу нилектән шулай: температураның кискен үзгәрүеннәнме, әллә витаминнар җитешмәүдәнме? Йә булмаса нинди дә булса авыру аркасындамы?

Матур буласым килә

Бит тиресе кызарып һәм кубалакланып торганда нәрсә эшләргә кирәк? Бу нилектән шулай: температураның кискен үзгәрүеннәнме, әллә витаминнар җитешмәүдәнме? Йә булмаса нинди дә булса авыру аркасындамы?


Бит тиресе кубалаклану билгеләре: кайбер урыннарның кызаруы, кул белән орынганда аларның авыртуы һәм гел кычытып торуы. Бу вакытта тире үзенең сыгылмалылыгын һәм шомалыгын югалта. Сәбәпләре исә салкын коры һава, кояш астында еш булу, солярийга еш йөрү. Витаминнар җитешмәү дә үз ролен уйный. Болардан кала, җылыту приборлары һәм кондиционерлар да бит тиресен корыта. Мондый вакытта составында спирт яки ланолин булган косметика кулланудан тыелып торырга кирәк. Ә ланолин аллергия барлыкка китерергә мөмкин. Битне үсемлек, әйтик, кунжут мае белән чистартыгыз. Косметик һәм төрле юыну чаралары, суның катылыгы, сабын белән юыну, үз чиратында, аллергия барлыкка китерә.
Тире кубалаклану тире авырулары - псориаз һәм экзема турында да сөйли. Әгәр дә тире озак вакытлар буе кычытса, табибка күренүегез хәерлерәк булыр.
Яз көне тире организмга кирәкле микроэлементлар һәм витаминнар җитешмәүдән дә кубалаклана. Ә җәен төп гаеп кояш нурларында. Дымлылык җитмәү аркасында, бит тиресе майлы булганнарның да битләре тиз кубалаклана.
Әлеге проблема белән күбесенчә хатын-кызлар җәфалана. Ә аларның матур буласы килү теләге ирләргә караганда да көчлерәк икәнен һәркем белә. Моның өчен өй шартларында туклыклы майлы крем әзерләргә була: бер аш кашыгы йомшак атланмайга бер чәй кашыгы бал һәм бер аш кашыгы банан салыгыз. Әзер катнашманы битегезгә сөртеп, 20-30 минут тотыгыз, соңыннан җылы су белән юып төшерегез. Җәй көннәрендә исә башыгызга панама кияргә онытмагыз.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading