16+

Камыр эчендә гөмбә шашлыгы пешерү ЫСУЛЫ

250 гр шампиньон, 200 гр сыр, 250 гр чүпрәсез катлы камыр (кибеттә сатыла торган), 1 йомырка, тоз, борыч, үсемлек мае

Камыр эчендә гөмбә шашлыгы пешерү ЫСУЛЫ

250 гр шампиньон, 200 гр сыр, 250 гр чүпрәсез катлы камыр (кибеттә сатыла торган), 1 йомырка, тоз, борыч, үсемлек мае

Агач таякчыкларны (кибеттә сатыла торган бамбук шпажка) суда тотып торабыз. Гөмбәне суда яхшылап юабыз, аякларын алабыз һәм ике яклап кыздырабыз. Тоз, борыч сибеп, суынырга куябыз. Сырны эре итеп шакмаклап турыйбыз. Агач таякчыкларга гөмбә эшләпәләре белән сырны чиратлаштырып тезәбез. Камырны бераз гына җәеп, 2 см киңлектәге тасмалар кисәбез. Шуны сырлы-гөмбәле таякчыкларга урыйбыз. Өстенә йомырка сылап, 200 гр кызулыктагы мичтә 15-20 минут пешерәбез.

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading